Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында юл һәлакәтендә җиңел машина пассажиры вафат булган

Һәлакәттә хатын-кыз йөртүченең дә сәламәтлегенә зыян килгән.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә Тукай районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина пассажиры вафат булган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте 15.36 сәгатьтә Чаллы – Түбән Кама трассасында килеп чыккан: “Лада Гранта” автомобилен йөртүче идарәне югалта һәм бер юнәлештә хәрәкәт иткән “ГАЗель” машинасына бәрелә.

Урынга килгән коткару хезмәткәрләре махсус җайланмалар ярдәмендә җиңел машинадан йөртүчене – 36 яшьлек хатын-кызны чыгара, аны хастаханәгә озаталар. Шуннан соң коткаручылар җиңел машинадан пассажирның үле гәүдәсен алган – 50 яшьлек ир-ат урында ук һәлак булган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев