Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

УАЗда дөнья тирәли сәяхәт иткән татар егете октябрь азагында Казанга килеп җитә

Рөстәм Казанбаев бу сәяхәтен бөтен дөнья татарларының бердәмлек символы итеп кабул итә.

Дөнья тирәли сәяхәт итүче “УАЗ-Буханка” экипажы 23-24 октябрьдә Казанга килеп җитәргә планлаштыра. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә экипаж әгъзасы Рөстәм Казанбаев сөйләде.

“Без 23-25 октябрьдә Казанда узачак туристик форумда катнашырга җыенабыз. Хәзер туризм комитеты белән сөйләшүләр алып барабыз. Рөстәм Миңнеханов белән очрашу теләгем зур. Бу теләкне комитетка әйттек. Беренчедән, ул машиналар ярата. Аннары мин бөтен дөньяны урап чыктым", - ди Казанбаев. Ул бу сәяхәтен бөтен дөнья татарларының бердәмлек символы итеп кабул итүен әйтте.

“УАЗ-Буханка” машинасында дөнья тирәли сәяхәт 2017 елда Мәскәүдән башланган. Экипаж өч кешедән тора. Рөстәм Казанбаев Башкортстанда туган, Казанда яши. Александр Морозов (Саша Холодный) һәм Николай Баландинский – Мәскәү өлкәсеннән. Алар үзләрен Гагариннан соң икенче булып Россиядә җитештерелгән машинада дөнья тирәли сәяхәт итүчеләр дип саный. Һәм алар Россиянең рекордлар китабына эләгергә хыяллана.

Экипаж “УАЗ” машинасында Европа, Африка, Латин Америкасы аша узган. Хәзер алар Владивостоктан Мәскәүгә бара. Кагыйдә буенча, дөнья тирәли сәяхәт итүчеләр ким дигәндә ике тапкыр экваторны узарга, барлык сәгать поясларында булырга һәм башлангыч нокта кайтып җитәргә тиеш. Экипаж Мәскәүгә кайтып җитүгә барлык шартлар да үтәләчәк. Әмма сәяхәтчеләр Төньяк Кавказга да барырга планлаштыра.

“Хәзер без Чита өлкәсендә. Юлда кыенлык килеп чыкты. Хабаровск янында машинаның тәгәрмәчен тотып торган "күпере" ватылды. Бу җир тирәли сәяхәт итү вакытында килеп чыккан иң зур ватылу. Без аны алмаштырдык, хәзер машина яхшы хәлдә. Бу мөгаен иң салкын этап булгандыр. Диңгез буенда җылы иде, ә Себердә шактый салкынча”, - диде Казанбаев.

Рөстәм Казанбаев үзе булган барлык континентларда да Татарстан байрагын күтәрә. “Татар-информ” хәбәр иткәнчә, ул моңа кадәр беркем дә күтәрмәгән урыннарда республика байрагы белән фотога төшкән. Мәсәлән, Гайанада, Хәерле Өмет (Изге Өмет) борынында. Казанбаев үзе булган төбәкләрдә татарлар белән дә очраша. Әйтик, ул Владивостокта җирле эшмәкәр Салават Фәтхуллин белән очрашкан. 

Төп фотода - эшмәкәр Салават Фәтхуллин, Рөстәм Казанбаев, осетин милләте вәкиле, эшмәкәр Валерий Хигиров.

Фото: Рустам Казанбаев

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев