Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Украина тышкы эшләр министры: Крым татарлары - Украинаның аерылгысыз өлеше

Бу хакта Павел Климкин Анкарада Кырым төркиләренең үзара ярдәм һәм мәдәният Ассоциациясе оештырган ифтар вакытында белдергән.

Крым татарлары - Украинаның аерылгысыз өлеше. Бу хакта Анкарада Кырым төркиләренең үзара ярдәм һәм мәдәният Ассоциациясе оештырган ифтар вакытында Украинаның тышкы эшләр министры Павел Климкин әйтте, дип хәбәр итә Анадолу сайты.

Чарада шулай ук Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу, крым-татар халкы лидеры, Украина парламенты депутаты Мостафа Әбделҗәмил Кырымоглу да катнашкан.

“Украинада 1 миллионнан артык татар яши, алар безнең халыкның һәм мәдәниятнең аерылгысыз өлеше булып тора. Мөселман җәмгыяте Украина дәүләтен саклауда һәм үстерүдә мөһим роль уйный”, дип белдерде Климкин.

Бүген Крым татарлары, оккупация шартларында, каты басымга һәм эзәрлекләүләргә дучар булып, үз хокукларын яклый, дип билгеләп үтте Павел Климкин.

Украина дипломатиясе башлыгы Украинаның территориаль тулылыгы һәм суверенитетына ярдәм итү һәм бу юнәлештә ныклы адымнары өчен Төркиягә рәхмәтен белдерде.

Фото: https://pixabay.com | 3dman_eu

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев