Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Украина Югары радасы кырымтатар халкына каршы геноцид кылынганын таныды

Украина Югары радасы 12нче ноябрьдә «кырымтатар халкына каршы геноцид кылынганын» таныды. Карарда «кырымтатарларны 1944 елда Кырымнан куып чыгаруны геноцид дип танырга һәм 18нче майны геноцидны искә алу көне итеп билгеләргә», диелгән. Әлеге карар БМОның геноцидларны булдырмау һәм аның өчен җәза турындагы конвенциясенә нигезләнеп әзерләнгән. 1944 елның 18 маенда совет хакимиятләре...

Украина Югары радасы 12нче ноябрьдә «кырымтатар халкына каршы геноцид кылынганын» таныды. Карарда «кырымтатарларны 1944 елда Кырымнан куып чыгаруны геноцид дип танырга һәм 18нче майны геноцидны искә алу көне итеп билгеләргә», диелгән. Әлеге карар БМОның геноцидларны булдырмау һәм аның өчен җәза турындагы конвенциясенә нигезләнеп әзерләнгән.

1944 елның 18 маенда совет хакимиятләре кайбер кырымтатарларны Икенче дөнья сугышы вакытында нацилар белән хезмәттәшлектә гаепләп халыкны Үзәк Азиягә сөргенгә куды. Юлда һәм депортациянең беренче елларында халыкның яртысы диярлек үлде. Бары 1989нчы елда гына Советлар Берлегенең Югары шурасы депортацияне канунсыз гамәл һәм җинаять дип таныган иде.

Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев