Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укырга кертер өчен 270 мең сум ришвәт сораган

ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре 24 яшьлек казанлыны ришвәтчелектә арадашчы буларак тоткарлады. Егет Казанның бер югары уку йортына укырга керергә булышу буенча үз ярдәмен тәкъдим иткән. Һәм андагы вазифаи затларга бирү өчен 270 мең сум акча сораган. Таныш кызы әлеге гражданинның законсыз гамәлләре...

ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре 24 яшьлек казанлыны ришвәтчелектә арадашчы буларак тоткарлады.

Егет Казанның бер югары уку йортына укырга керергә булышу буенча үз ярдәмен тәкъдим иткән. Һәм андагы вазифаи затларга бирү өчен 270 мең сум акча сораган. Таныш кызы әлеге гражданинның законсыз гамәлләре хакында полициягә хәбәр итә. Алга таба барысы да оперативниклар контроле астында уза. Кыз акчаны биргәндә егетне кулга алалар. Хәзерге вакытта ул өй арестында.

Егеткә карата зур сумма белән бәйле ришвәтчелектә арадашчы булганы өчен җинаять эше кузгатылган.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев