Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уҗымнар һәлак булу уңаеннан кертелгән гадәттән тыш хәл режимы гамәлдән чыгарылды

Татарстанда 200 мең гектардан артык мәйданны биләгән көзге культуралар һәлак булган.

Татарстанда май башында уҗымнарның һәлак булуына бәйле рәвештә кертелгән гадәттән тыш хәл режимы гамәлдән чыгарылды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган шул хактагы боерык Хөкүмәтнең рәсми порталында дөнья күргән.

Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге режим «азык-төлек куркынычсызлыгына янаган хәвеф-хәтәрнең чигенүе һәм гадәттән тыш хәлнең аяныч нәтиҗәләрен бетерү буенча чараларның төгәлләнүенә бәйле рәвештә» гамәлдән чыгарыла.

Начар һава шартлары көздән чәчелгән авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуына китерде. Шуның нәтиҗәсендә Рөстәм Миңнеханов 2 майда республиканың 43 муниципаль районында гадәттән тыш хәл режимы кертү турындагы боерыкка кул куйды. 11 майда Хөкүмәт йортында узган киңәшмә вакытында ТР вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада 200 мең гектардан артык мәйданны биләгән көзге культураларның һәлак булуы хакында хәбәр итте.

Фото: Александр Эшкинин/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев