Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин: Торак пункт чикләренә кадәр газ үткәрү өчен халык түләргә тиеш түгел

Президент, газ челтәрләре инде үткәрелгән торак пунктларда яшәп тә, йортларына һаман да газ кермәгән гаиләләр күп булуын искәртте.

Гражданнарны торак пункт чикләренә кадәр газ үткәрү чыгымнарыннан азат итәргә кирәк. Бу илдә газификация процессын күпкә җиңеләйтәчәк, дип саный Россия Президенты Владимир Путин.

Ул Федераль Җыенга Юлламасында, пандемия авырлыкларына карамастан, төзелеш тармагы 80 млн квадрат метрдан артык торак керткәнен искәртте. Шул ук вакытта, инфраструктура роле, шул исәптән газ белән тәэмин ителеш турында онытырга ярамый, ди Президент.

«Шәһәрләр һәм бистәләрне төзекләндерү — төбәкләр үсешендә мөһим юнәлеш», — дип белдерде Владимир Путин.

Президент, газ челтәрләре инде үткәрелгән торак пунктларда яшәп тә, йортларына һаман да газ кермәгән гаиләләр күп булуын искәртте.

«Хөкүмәт һәм төбәкләрдән мондый хуҗалыкларны газлаштыруның төгәл планын әзерләүләрен сорыйм. „Бердәм Россия“ инициативасын хуплыйм: торак пунктта җир биләмәсе чикләренә кадәр газ уздыру өчен кешеләр түләргә тиеш түгел», — диде Путин. Ул Хөкүмәткә «Газпром» һәм бу өлкәнең башка компанияләре белән шушы инициативаның нечкәлекләрен өйрәнергә кушты. 

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X