Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вәсилә Фәттахова: «Һәр яшәгән көнне олы бүләк сыман кабул итеп, шатланып яшәргә язсын!»

Вакытсыз арабыздан киткән Вәсилә Фәттахова белән өч ел чамасы элек матбугатта чыккан әңгәмәләрнең берсен тәкъдим итәбез. Аның сүзләрендә ихласлык, яшәү дәрте, гадилек, киләчәккә өмет... Сәхнәдә дәртләнеп җырлап торганда, кинәт аппаратурасы сүнеп, заманча көйләрне баянга башкарып чыккан. Концертка ашыкканда, юлда зур бөкегә эләккәч, машинаны юл уртасында калдырып, сәхнә киемнәре белән тиешле...

Вакытсыз арабыздан киткән Вәсилә Фәттахова белән өч ел чамасы элек матбугатта чыккан әңгәмәләрнең берсен тәкъдим итәбез. Аның сүзләрендә ихласлык, яшәү дәрте, гадилек, киләчәккә өмет...

Сәхнәдә дәртләнеп җырлап торганда, кинәт аппаратурасы сүнеп, заманча көйләрне баянга башкарып чыккан. Концертка ашыкканда, юлда зур бөкегә эләккәч, машинаны юл уртасында калдырып, сәхнә киемнәре белән тиешле урынга җәяү киткән. Сәхнә уртасында биек үкчәле туфлиенең озын нәзек каблугы сынып, салкын сәхнә идәнендә яланаяк җырлап торганы да бар аның... Мин сөйләгәннәр бер дә Вәсилә Фәттахова белән булган хәлләргә охшамый дисезме? Миңа да шулай тоелды. Ләкин бу - факт!
- Вәсилә ханым, зур сәхнәгә ничек мендегез?
- Күп кенә җырчылар, музыкантлар кебек, минем дә сәнгать дөньясына тәүге адымнарым балалар музыка мәктәбенең фортепиано бүлегенә укырга керүдән башланды. Аннан музыка училищесын тәмамлап, Уфаның сәнгать академиясенә укырга кердем. Опера җырчысы булырга уйлаган идем. Ләкин! Студент акча эшләү җаен эзли инде ул, менә мин дә "Айдар" театр-студиясенә эшкә урнаштым. Татарстанда тәүге чыгышым да әлеге студия белән гастрольләр вакытында булды. Бәхеткә, укуны ташларга туры килде (елмая). Бәхеткә дим, чөнки мин сәнгатьтәге уңышларга акча эшләргә дип кенә (!) килгән эстрада өлкәсендә ирешә башладым.
- Сиңа җыр-моң сәләте кемнән күчкән?
- Ул сәләт нәселебезнең hәр кешесендә бар, бугай. Әнием дә, әтием дә, дәү әниләрем дә, апамнар да - барысы да бик матур җырлый. Дәү әтиемне авылдашлары болай дип сөйли: "Авылның бер башыннан җырлап җибәрсә, моңлы, көчле тавышы авылның икенче ягында ишетелә иде".
- Җырлар да иҗат итәсез бугай?
- Әйе. Җырларны музыка мәктәбендә укыганда ук яза башладым. Студент елларында аеруча илһамланып иҗат иттем. Мисал өчен, "Әйтелмәгән мәхәббәт" җыры өй эшенә бирелгән шигырьне интегә-интегә ятлап утырганда туды. Аны шунда ук бүлмәдәш кызларыма гитарада уйнап, җырлап күрсәттем. Соңрак ул җыр безнең бүлмә гимнына әйләнде (елмая).
- Сезнең башкарудагы "Туган як" җырын белмәгән кеше юктыр. Тарихын сөйләп үтегез әле.
- Ул җырны, белүемчә, 1980нче елларда ук композитор Урал Рәшитов белән Гөлнара Рәшитова иҗат иткән. Аны берничә җырчыга тәкъдим итеп караганнар, шул исәптән, Айдар Галимовка, Хәния Фәрхигә. Музыка белгечләре дә: "Нинди җыр инде бу, көе дә юк бит моның!" − дип тәнкыйтьләгән. Урал Рәшитов белән хезмәттәшлек итә башлагач та, ул миңа шушы җырны тәкъдим итте. Яздыргач, миңа әйтмичә генә, Урал аны "Татар радиосы"на илтеп биргән. Тора-бара җыр популярлашып китте. Айдар Галимов иҗат төркеме белән Казанга гастрольгә килгәч, иртән радиодан үзем җырлаганымны ишетеп, каушап төштем, башкалар ишетмәгән булса ярар иде дим. Тик машинага чыгып утыргач, җырлавымны барысы да ишеткәнлеген белдем. Юлда барганда радиодан тагын бер кат "Туган як"ны җырлаткач, Айдар "Афәрин!" дип, кулымны кысты. Минем зур сәхнәгә чыгуыма бу бер этәргеч булды.
- Гаиләгез белән танышыйк әле.
- Иң якын кешем - тормыш иптәшем Илгиз, төзелеш өлкәсендэ эшли. Бәхетемә күрәдер, ирем сәнгатькә битараф кеше түгел. Чөнки артистның тормыш иптәше булу зур сабырлык, ышаныч таләп итә. Илгизем хоккей карарга ярата, безнең өйдәге телевизорлар бары тик спорт каналларын гына күрсәтеп тора (елмая). Яраткан улыбыз, алтыныбыз Кәримгә 1,5 яшь кенә әле.
- Сезнеңчә, иҗат өлкәсендә дуслык була аламы?
- Әлбәттә! Ышанасызмы, юкмы, әмма мин бергә эшләгән бөтен артистлар, музыкантлар белән дә яхшы дустанә мөнәсәбәттә яшим. Җырчылар арасында да якын дусларым бар.
- Бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнәсез?
- Хәзергә төп шөгылем, вазифам - улыма яхшы әни булу.
- Нинди хоббиларыгыз бар?
- Бакчачылык эшен яратам. Бакчамда җиләк-җимеш куаклары күп, яшелчә, аллы-гөлле чәчәкләр үстерәм. Быел карбыз бик уңды - 8 килолы булдылар. 120шәр төп помидор утыртам. Үзең карап үстергән яшелчәне ашавы да күңелле бит!
- Әңгәмә өчен зур рәхмәт сезгә!
- Үзегезгә рәхмәт! Һәр яшәгән көнне олы бүләк сыман кабул итеп, якыннарыбызны шатландырып, һәм үзебезгә дә шатланып яшәргә язсын!
Досье:
Тулы исеме: Вәсилә Рәзиф кызы Фәттахова
Туган көне: 1979нчы елның 31нче декабре
Белеме: югары, Финанс-икътисад институтын тамамлаган
Вәсиләнең гаиләсе, якыннары белән төшкән соңгы фотоларының берсе, 2015 ел
(Фото "Шәһри Казан" газетасы сайтыннан)

Кадрия ХӘСӘНОВА, "Кәеф ничек?"
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X