Вәсиләнең арабыздан китүенә өч айдан артык вакыт үтте. Тик бу югалтуга һаман да ышанып булмый. Әле дә булса радиода аның җырлары яңгырый, телевизордан клипларын күрсәтәләр... Ә узган атналарда Уфада концерты да булды. Тик үзе ул сәхнәдә урнашкан экран аша гына тамашачысына елмайды... Аның истәлегенә багышланган концерт тулы зал белән үтте....
- Илгиз, балаларыгызның хәлләре ничек соң?
- Аллага шөкер! Камилә 3200 грамм булды инде, үсә. Кәрим балалар бакчасына йөри, кичләрен бассейнга баргалыйбыз.
- Камилә кемгә охшаган соң?
- 100 процент әнисенә! Бәлки тора-бара үзгәрер, кемгә охшавын әйтергә әле иртәрәк тә. Әмма карашлары гел әнисенеке инде! Үзем дә аның Вәсиләгә охшавын телим.
Зәйнәп СОЛОШИНА
Нет комментариев