Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел табынына Алсудан тутырылган үрдәк

Алсу Хубайбуллина, икътисадчы: - Әлки районы Түбән Әлки авылында яшәүче әнием ел саен күпләп үрдәкләр үстерә. Быел да күчтәнәчкә үрдәк түшкәсе җибәргән иде. Аны Яңа ел табынына пешерергә ниятләп торам. Әзерләү ысулы әллә ни катлаулы түгел. Башта түшкәне бер көн тозлы суда тотам. Аннары тышын аджика, майонез, сарымсаклы масса белән...

Алсу Хубайбуллина, икътисадчы:

- Әлки районы Түбән Әлки авылында яшәүче әнием ел саен күпләп үрдәкләр үстерә. Быел да күчтәнәчкә үрдәк түшкәсе җибәргән иде. Аны Яңа ел табынына пешерергә ниятләп торам. Әзерләү ысулы әллә ни катлаулы түгел. Башта түшкәне бер көн тозлы суда тотам. Аннары тышын аджика, майонез, сарымсаклы масса белән сылыйм да 3-4 сәгатькә калдырам. Телемләп туралган сусыл алма, груша, кара җимеш, аджика, бал һәм бер кашык майонезны, бераз тоз болгатып үрдәк эченә тутырам.Агып чыкмасын өчен башларын беркетеп куям. Үрдәкнең өстен соя соусы һәм бал катнашмасы белән сылыйм да, җиңсә пакет эченә тыгам (кибетләрдә сатыла). Пакет эченә кабак, бәрәңге алма тутырырга да була. Үрдәк духовкада 2 сәгать чамасы пешә. Гаиләбездә бу ризыкны һәрвакыт яратып ашыйлар. Быел да шулай булыр дип өметләнәм. Яңа ел барыбызга да ак бәхетләр, чиксез шатлыклар алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев