Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа уку елында балалар бакчалары, мәктәпләрдә бактерицид нурланыш җиһазлары булу шарт

Любовь Авдонина яңа уку елында санитар-дезинфекцион режим көчәйтеләчәген билгеләп узды.

Татарстанда барлык балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә бактерицид нурланыш җиһазлары булырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Ул мәгариф оешмалары шушы җиһаз белән тәэмин ителергә тиешлеген әйтте. «Стационар булмаса, күчмә булса да ярый. Хәзер бу мәсьәлә буенча республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белән эшлибез», — диде.

Любовь Авдонина белем бирү, балалар һәм яшьләр учреждениеләре, җәйге лагерьлар өчен методик күрсәтмәләр әзерләнгәнен, шул исәптән, балаларны классларда утырту тәртибе билгеләнәчәген искәртте.

«Иртәнге фильтрлар элеккечә кала. Сентябрь гел барлык авыруларны ачыклау ае иде, чөнки сентябрьдә яңа коллектив очраша. Алдагы елларда да сентябрьдә фильтрлар куя идек. Иртән балалар класска килгәч, баланы карыйлар иде. Бу инде элек тә башкарылган эш тәртибе. Бу яңалык түгел», — диде Любовь Авдонина.

Роспотребнадзор вәкиле санитар-дезинфекцион режим көчәйтеләчәген билгеләп узды. «Бүлмәләрне ешрак җилләтү, өслекләрне сөртеп тору һәм башка күрсәтмәләр булачак», — дип белдерде. 

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X