Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якындагы ике елда Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы артачак

Уртача хезмәт хакы 22,8 меңнән 30 мең сумга кадәр артырга тиеш.

Якындагы ике елда Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 22,8 меңнән 30 мең сумга кадәр артырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ведомство җитәкчесе Марат Әхмәтов хәбәр итте.

"Хезмәт хакы 22,8 мең сум булганда, ул икътисад буенча уртача 34 мең сум тәшкил итә. Аена 15 мең сум белән эшчеләрне тотып калып булмый. Әгәр авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакын башка тармаклар белән тигезләмәсәк, тармакка җәлеп итәргә кыен булачак. Шуның өчен авыл хуҗалыгында хезмәт хакы арту темпларын арттырырга кирәк. Якындагы ике елда Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 22,8 меңнән 30 мең сумга кадәр артырга тиеш, - диде ул.

Киңәшмә барышында Марат Әхмәтов тармакта хезмәт хакын үз вакытында түләүнең мөһимлеген дә ассызыклады. Ул хезмәт хакын арттыру һәм үз вакытында түләү мәсьәләләре алга таба да контрольдә булачак, дип белдерде.

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев