Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ял паркы төзеләчәк

2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Президентының Указы (04.09.2014 №УП-837) җәмәгатьчелек игътибарын территорияләрне комплекслы үстерү, төзекләндерү һәм яшелләндерүгә, халык өчен уңайлыклы шартлар тудыруга юнәлтүне күздә тота. Әлеге уңайдан безнең районда "Олимп" стадионы (салым инспекциясе бинасы каршында) янәшәсенә ял паркы төзү планлаштырыла. Элеккеге Карл Маркс...

2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Президентының Указы (04.09.2014 №УП-837) җәмәгатьчелек игътибарын территорияләрне комплекслы үстерү, төзекләндерү һәм яшелләндерүгә, халык өчен уңайлыклы шартлар тудыруга юнәлтүне күздә тота. Әлеге уңайдан безнең районда "Олимп" стадионы (салым инспекциясе бинасы каршында) янәшәсенә ял паркы төзү планлаштырыла. Элеккеге Карл Маркс исемен йөрткән колхозның машина-трактор паркы урнашкан, хәзер буш торган җирдә яшеллеккә төрелгән парк калкып чыкса, һич тә гаҗәпләнә торган түгел. Районда халыкның сәламәтлеген ныгыту, ялын файдалы оештыру максатыннан объектлар төзелеп тора. "Олимп" стадионы янында төзеләчәк парк та нигездә спорт белән шөгыльләнеп ял итүне күздә тота. Мисалга, балалар таган атынганда әти-әниләр велосипедта, йә булмаса роликлы чаңгыларда йөреп килә алачак. Алай гына да түгел, ял паркының мөмкинлекләре бик күп. Әмма болар әлегә кәгазьдә - проектта гына. Шулай да, төзелеш эшләре быелгы җәйдә башланыр дип көтелә.

Зәмирә Сәмигуллина.

Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев