Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ялкынлы балачак бәйрәме [+фото]

19 май - һәр кеше күңелендә пионер туган көн булып кереп калгандыр. 1922 елдан башлап ул тарихта беренче пионер оешмалары барлыкка килгән көн буларак яши. Балачакның һәр көне бәйрәм булса да, бу датаны һәр эзтабар көтеп ала. 16 майда Арташның гүзәл урман аланында Пионерия туган көненә багышланган слет узды. Бирегә...

19 май - һәр кеше күңелендә пионер туган көн булып кереп калгандыр. 1922 елдан башлап ул тарихта беренче пионер оешмалары барлыкка килгән көн буларак яши. Балачакның һәр көне бәйрәм булса да, бу датаны һәр эзтабар көтеп ала.
16 майда Арташның гүзәл урман аланында Пионерия туган көненә багышланган слет узды. Бирегә районыбызның 22 балалар оешмаларыннан иң актив, сәләтле, иҗадый 146 эзтабар һәм варислар, педагог-оештыручылар җыйналды. Укучыларны пионерия туган көн белән мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Гөлнар Шәфыйкова тәбрикләп, гүзәл табигать хозурында күңелле ял итәргә чакырды. Барлык мәктәпләрнең балалар оешмаларын берләштергән "Кояшкай" район балалар оешмасында 3570 бала исәпләнә. Балалар иҗат үзәге директоры Венера Хәбибрахманова балалар оешмаларының еллык эшчәнлегенә йомгак ясап, ел дәвамында иҗадый конкурсларда җиңү яулаган, актив катнашкан укучыларга Грамоталар тапшырды. Кибәче урта мәктәбенең VII сыйныф укучысы Гөлназ Шакирова балалар оешмаларына багышланган котлау открыткасы ясау буенча 1 урын алуга ирешкән. "Бу бәйрәмне көтеп алдым. Һәр елны катнашып, ел буена җитәрлек рух алып кайтам. Рәсем ясарга бик яратам. Алдагы конкурсларда да катнашачакмын", -ди Гөлназ. Шулай ук чарада балалар белән кулга-кул тотынып, актив эшләүче педагог-оештыручылар тәбрикләнде. "Балалар белән 20 ел эшчәнлек алып барам. Елдан-ел бу өлкә яңалыклар белән байый, акцияләр арта. Балалар дөньясы белән кайнап яшәп, үзем дә яшәрәм", - ди Олы Шыңар мәктәбе педагог-оештыручысы Вәсимә Шәрифуллина. Бәйрәм чарасының икенче өлеше Сабантуй күренешен хәтерләтеп, алдан хәстәрләнгән бирнә җыю йоласы башкарылды, күңелле уеннарга күмелде. Ялкынланып янган пионер учагы балачакның гүзәл бәйрәменә аерым төсмер өстәде.
фотолар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев