Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын чаңы кагылмасын!

Көтеп алынган язгы чор җитте. Бу вакытка һәркем үзләренең йорт яны участокларын, өй тирәләрен тәртипкә китерүне планлаштырып куя. Кызганычка кар­шы, кайберәүләр кар эрегәннән һәм та­шу кит­кәннән соң янгын куркынычының кис­кен артуын оныта.

Коры үләнне,  бакча йортлары тер­риторияләрендә чүп-чар яндырганда еш кына бәла килеп  чыга. Ел саен язын бөтен ил буенча урманнар, кырлар, хуҗалык корылмалары һәм торак йортлар, дачалар яна. Саба районы биләмәләрендә дә  чүп-чар, коры үлән яну очраклары күзәтелә. Шуңа күрә, бәла булмасын өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк.

Үз-үзеңне изоляцияләү чо­ры тамамлангач, торак сектордагы участок­ларны  һәм якын-тирә билә­мә­ләрне, оешмаларны, аның янәшәсендә урнашкан тер­риторияләрне янучан кал­дыклардан, чүп-чардан, ко­елган яф­рак­­лардан, үлән­­нәрдән чис­тар­туны оеш­тырырга кирәк булачак.    Язгы-җәйге янгын куркынычы чорында учак ягу, ут куллану белән бәйле эшләр башкару, утын мичләрен куллану тыела. Урамда ше­шәләр, ватык пыяла калдыкларын калдырмагыз,  алар кояш нурларында линза үзлеге хасил итеп коры үлән януына сәбәпче булырга мөмкин.

Электр челтәренә тоташтырылган көнкүреш приборларын, газ плитәләрен,  янучы мичләрне караучысыз калдырмагыз һәм аларны кечкенә балаларга күзәтүне йөкләмәгез. Янгын кагыйдәләрен бозучыларга карата админстратив җаваплылык каралган.

Янгын яки яну билгеләре (төтенләү, көйгән исләр) булганда кешеләрне эва­куацияләү һәм янгынны сүн­­дерү буенча чаралар кү­регез һәм шунда ук 01, 2-32-01 телефоны буенча ашыгыч хезмәткә хәбәр итегез.

Айнур Галимуллин, районара   күзәтчелек бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев