Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярминкәләр дәвам итә

Район хуҗалыклары, кооператорлар, авыл җирлекләре узган шимбәдә «Казан» агро­сәнәгать паркына чираттагы ярминкәгә бардылар. Башкалада яшәүчеләр үзләре өчен кирәкле продуктлар алырга иртәбаштан кил­де, сәгать сигездә сәүдә рәтләре халык белән тулган иде.

Казанлылар “Туган  як” җәмгыяте, “Сатыш” бригадалары алып  килгән югары майлылыктагы 950 литр сөтне  чират торып  алып бетерделәр. Ашлыкка да сорау зур булды, шулай ук Тимершык хуҗалыгы  алып  килгән бәрәңге дә сатып  алучылар  сумкасына   күчте. Сабалылар Казанда чираттагы  ярминкәгә 19 октябрьдә барачак.

Фото: vk.com/agropark2013

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X