Язучысын туган ягы зурлый
– Беләсезме, мин бүген ни өчен бик куанычлы хисләр кичерәм? Әгәр китапларым Парижда, Бельгиядә, тагын әллә кайларда, Себер җирендә таралып, шунда очрашуларга чакырылып та, туган авылымда яшьләр мине белмәсәләр, кем соң ул дисәләр, китап язуымның мәгънәсе булмас иде, – дип бедерде 35 елдан артык район газетасында эшләгән хезмәттәшебез, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсинә Галимуллина Эзмә мәдәният йортында узган “Рәхмәт сиңа, китап!” кичәсендә авылдашлары белән очрашу вакытында.
Ә бит шатлыклы хисләргә юл туган җиренең йөрәк тибеше булган чишмәдән башлана. Эзмәдә кемдер чистартканда гына агучы бер чишмә бар. Балачагында Гөлсинә дә нәни куллары белән шушы изге нияткә керешә. Чишмә челтерәп ага, кызның куңелендә татлы уйлар, киләчәккә матур хыяллар бөреләнә. Бервакыт аны суга килгән укытучысы, язучы Заһирә Гомәрова күреп ала һәм саваплы эшен мактап рәхмәт әйтә. Берничә көннән район газетасында “Чишмә чистартучы кыз” дип исемләнгән мәкалә чыга. Шул көннән башлап Гөлсинәне алыштырып куялармыни! Ул үзе дә туган авылына, аның матур табигате, тырыш кешеләре турында район газетасына мәкаләләр яза башлый. Менә шул көн-сәгатьтән башлап бүгенгәчә кулыннан каләмен төшергәне юк Гөлсинәнең. Ул үзенең олы юбилеена бәллүр каләм иясе һәм 9 китап китап авторы буларак килде. Бу уңышларга ирешү юлында журналист меңләгән мәкалә, очерк, репортаж, күзәтүләр иҗат иткән, интервьюлар алган. Редакциядә эшләу дәверендә районда ул яктыртмаган проблема, ул булмаган колхоз һәм авыл, ул кермәгән йорт калдымы икән? Нинди генә чорга карамастан, район газетасы һәрчак авыл кешесенең куңеленә якын булып калды, аның якын киңәшчесе, арадашчысы һәм сердәшчесе булды. Авыл кешесенең борчу-проблемаларын өйрәнеп, уй-фикерләрен, теләк-хыялларын язмалары аша җиткерә белде. Аның журналистикадан матур әдәбиятка күчү өчен тормыш тәҗрибәсе дә, иҗат потенциалы да җитәрлек булган икән. Лаеклы ялга чыккач, китап язу белән ныклап шөгыльләнә башлавы – шуңа дәлил. Әсәрләрендә –тормышның бормалы бусагалары, бүгенгенең ачы чынбарлыгы, гыйбрәтле язмышлар, кызыклы характерлар, геройлары – авырлыклардан югалып калмаучы, кыю характерлы кешеләр.
Кичә бер сулышта үтте. Затлы чыгышлар, талантлы башкарылган җырлар белән истә калды. Юбилярны авыл җирлеге башлыгы Рафис Гайфиев, авылдашлары, дуслары, хезмәттәшләре, сыйныфташлары, укытучылары, туганнары тәбрикләде. Тимершык мәктәбеннән, аграр көллияттән килгән укучылар аның әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерделәр. Укытучы Зәмфирә Нурулина “Күгәрчен оя корганда” дигән китабын яттан сөйләп бетерә язды.
–Гөлсинә гомере буе укытучыларны хөрмәт итте, бервакытта да алар белән элемтәне өзмәде, аның белән шатлык-кайгыларны гомер буе бүлешеп яшәдек, Соңгы елларда ике арада иҗади дуслык урнашты. Гөлсинәнең язу стиле аерым, темасы актуаль, теле бик тәмле. Иң җәлеп иткәне – геройлары безнең арада, вакыйгалар шушы тирәдә бара, китапларында күршеңне, авылдашыңны яки башканы таный аласың. Менә шушы үзенчәлеге аның әсәрләрен тагын бер баскычка күтәрә,– дип шәкерте өчен горурлыгын белдерде Гөлсинәнең укытучысы Мәдинә апа Исламова.
–Һәркем тормышта үз кыйбласын табу һәм аңа тугры калу юлында булырга тиеш. Гөлсинә Наил кызы – шундыйларның берсе. Мәктәп елларында ук аның газетада язмаларын укып үссәм, язмыш шулай язгандыр, миңа 2008 елдан аның белән бергә эшләү дә насып булды. Һәрвакыт эшенә тугры булды, җаваплы карады. Хәзер дә Гөлсин ханым өчен ишекләребез һәрчак ачык. Иҗади элемтәләр алга таба да дәвам итсен,– диде Саба таңнары” газетасы баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов.
Бәйрәмгә зурлап килгән кунакларның юбиляр иҗатына карата булган фикерләрен ишетү, аның эшчәнлеген тиешенчә бәяләгәннәрен күрү авыл халкы өчен зур мәртәбә булды. Катшаучылар Гөлсинәнең унынчы китабы чыкканын көтүләрен белдерделәр.
Фәнил Мәүлетов, Зәмирә Сәмигуллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев