Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җырчы Зәринә Вилданова өчен JagerMusicAwards конкурсында тавыш бирергә мөмкин

Зәринә Вилданова "The CheekLaWeek" этнопроекты авторы.

Татар җырчысы Зәринә Вилданова JagerMusicAwards Беренче бәйсез музыка премиясенә дәгъва итә. Җырчы турында мәгълүмат премия сайтында урнаштырылган.

  • Jager Music Awards Беренче бәйсез музыка премиясе өчен стиль һәм жанр зур роль уйнамый. Оештыручылар аваз чыгару мөкинлекләренең - саунд-дизайннан рок-н-роллга кадәр, электроникадан хип-хопка кадәр - бөтен төре бер урында туплануын әйтә. Биредә сәхнә арты интригалары һәм пафос булмауга басым ясала. Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән сайлана. Былтыргы җиңүчеләр арасында Монеточка, Хаски, IC3PEAK бар.

I Бәйсез музыка премиясе конкурсын оештыручылар билгеләп үткәнчә, эксперт советы аша 1400дән артык конкурсант узган. Конкурсның беренче турында конкурсантлар өчен тавыш бирергә мөмкин

Зәринә Вилданова ГИТИСта укыган, "The CheekLaWeek" этнопроекты авторы. Татар, инглиз һәм рус телләрендә җырлый. Ул pop, world music, jazz стильләрендә эшли. Конкурска Зәринә Вилданова конкурска "Иске уйлар"композициясе белән катнаша. Сайтка җырчы турында мәгълүмат белән бергә җырның аудиоязмасы урнаштырылган.

Хәзерге вакытта Зәринә Вилданованың беренчел максаты 13-топ арасына керү. Татар җырчысы өчен https://jagermusicawards.net/profile/118836 адресы буенча кереп тавыш бирергә кирәк. Тавыш бирү төгәлләнергә 19 сәгать вакыт калган. Шорт битләр әзер булгач 14ендә конкурсның II этабы башлана.

Гран-при иясенә профессиональ видеоклип төшереләчәк.

Фото: архив/Александр Эшкинин

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X