Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөрәгемне сатар идем...

Моннан бер ел тирәсе элек Владимир Путин "Россия Федерациясе гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турында"гы Законга үзгәрешләр кертү" дигән документка кул куйды. Үз имзасы белән Кремль лидеры кеше әгъзаларын күчереп утырту турындагы 1992 елда кабул ителгән кагыйдәләрне үзгәртте.

Россия кагыйдәләре үлгән кешеләрнең әгъзасын, әгәр ул исән вакытта үз тәнен кагылгысыз дип игълан итмәгән булса, икенче кешегә туганнарының рөх­сә­теннән башка күчереп утыртырга мөмкинлек бирә. Үл­гән балалар органнарын да күчереп утыртуга юл ача. Ә менә исән кешеләрнең үз әгъзалары белән сәүдә итүе, ягъни аларны үз теләкләре белән авыру сә­бәпле мохтаҗ кешеләргә сатуы без яшәгән киңлекләрдә катгый тыела. Рәсми рәвештә суррогат аналарның башка кеше­ләр­гә үз карыннарында бала үстереп би­рүләре генә рөхсәт ителә. Шуңа карамастан, без еш кына бөер, бавыр сату турындагы белде­рүләргә юлыгабыз. Яңа әгъза эзләүче ке­шеләрнең ачыргыланулы ашыгыч игъланнарына тап булабыз. Соңгылары - матди яктан яхшы тәэмин ителгән, әмма үзе яки якынының сәламәтлегенә төзә­телмәслек зыян салынган ке­шеләр. Бик кыйммәткә бөер яки бавырның бер өлешен эзлиләр. 490 мең долларга (32 миллион сумга якын) бөер һәм 350 мең долларга бавырның өлешен сатып алырга теләүче байлар бар.
Исән кешеләрнең әгъзаларын күчереп утырту мондый очракта чит илләрдә генә башкарыла ала, сатып алучылар акчадан тыш, чит илгә чыгу, операциядән соң реабилитация чыгымнарын да үз өсләренә алырга вәгъдә итә. Бездә исә исән чакта якын туганнар гына үз әгъзаларын бер-бер­сенә бүләк итә ала, мондый операцияләр ясала. Сәламәтлек саклау министрлыгы бездә "кара" трансплантологларның юклыгын, бу өлкәдә тыелган бизнес була алмавын раслап тора. Чынлап та, бик югары квалификацияле белгечләр һәм катлаулы технологик җиһазлар таләп итә торган мондый операцияләрне яшерен рәвештә башкару мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә дип уйлыйк. Тик шул ук вакытта әгъза сатып матди проблемаларын чишәргә тырышучыларга кытлык та юк. Мондый сәүдәнең үз базары һәм үз мошенниклары да җитәрлек.
Интернеттагы белдерүләр аша элемтәгә кереп, бөерен сатып акча эшләргә тырышу­чы­ларның бу адымга ни өчен барганнарын ачыкларга тырышам. Уртак тел табу кыен түгел, чөнки сату теләге шулкадәр көчле: үзләре турындагы мәгълүматны, гадәттә, яшермиләр, белдерүдә хәтта телефон номеры да ачык­тан-ачык күрсәтелә. Донорлар үзләрен яхшы яктан рекламалый: эчмиләр, тартмыйлар, сәла­мәт­лекләре яхшы, кайберләре спортчы да икән әле.
Быелның 4 гыйнварында бел­дерү биргән Андрей исемле Чаллы кешесенә шалтыратам: "Бөе­ре­гезне сатмадыгызмы әле?" - дим. Юк икән, бөер алыштырырга теләүчеләр күп булса да, Андрейның ике бөере дә әле үз урынында. Сәбәбе җиңел аңла­шы­ла: бөер кыйммәт, аны теләсә кем сатып алырлык түгел. Андрей башта бәяне әйтмәде, "Мөмкин­легегез күпме?" - дип сорады. Мин йөз мең сумлык бәяне атагач: "Юк инде, сез нәрсә, 8 миллионнан да арзанга бирмим", - диде. 15 мең сум хезмәт хакы алып эшләүче яшь кенә бу ир кешегә, әйтүе буенча, акча баласын тәр­бияләү, үстерү өчен кирәк икән. Андрей, бәлки, бик үк ихлас та түгелдер, әмма бөер сату кебек кискен адымга барырга карар кылган икән, димәк, җитди сә­бәпләре бар инде.
"Балам хакына бөеремне сатам" дип моннан бер ел элек белдерү биргән 36 яшьлек Казан кешесенең дә бөерләре үз урынында икән. Ул теләмичәрәк сөй­ләште, күрәсең, инде сатуга өмете өзелеп барадыр. Үзең теләгән бәядән әгъза сату җиңел эш түгел, шуңа күрә бу очракта да гадәттәгечә аренага мошенниклар чыга: әгъза сатуда арадашлык итәргә телиләр. Үз­ләрен хосусый клиника вә­кил­ләре дип атаган ялганчылар чит илләргә (күбрәк Германиягә) алып чыгып әгъза алыштыруда булышлык күрсәтергә вәгъдә итә һәм шуннан башны әйлән­дерә башлыйлар инде: башта виза өчен 60 евро, аннан ими­ният­ләштерү өчен 30 евро, аннан нотариус өчен түләүләр чылбыры тезелеп китә.
Болай да матди яктан авыр хәлдә калган мескеннәр боларга акча күчерә һәм ахыр чиктә төп башына утырып калалар. Әгъза сатарга теләүчеләрнең байтагы - кредит инәсендә утыручылар, экстремаль байлык артыннан куарга аларны банк мафиясе мәҗ­бүр итә. Финансистлар кайберәү­ләрне шундый итеп китереп терәгән: рибачылардан котылу өчен хәтта йөрәген сатарга әзер торучылар да аз түгел. Болар, гадәттә, яшь булуларына карамас­тан, тормыштан туеп өлгергән үсмерләр, утыз яшьтән узган гаиләле кешеләр дә очрый. Тормыш белән бәхилләшкәндә, игелек эшләп калырга телиләр: кемдер гаиләсенең матди проблемаларын хәл итеп китмәкче була, кайсыдыр тормыш тәмен белгән икенче берәүгә йөрәген бүләк итәргә тели.
Омтылышларының ихласлыгына ышанмас идең, мондый яшьләр гадәттә ике сөйләшми: Россия балалар һәм яшьләр суициды буенча Европа һәм дөнья лидерлыгына дәгъва итә. Екатерина исемле 16 яшьлек кыз, мәсәлән, 350 мең сумга йөрәген сатып, әти-әнисенең әҗәтләрен түләп дөньядан китәргә тели. Кызык: Биробиджан шәһәрендә яшәүче Катерина татарча да сөйләшә. Виталий исемле рус егете: "Мине әти төп башына утыртты. Минем документлар белән ялган имза куеп 6 миллион сумга кредит алган. Имза 95 процентка минеке белән тәңгәл килә. Әти мошенниклык өчен ике тапкыр утырып чыкты инде. Кредитны мин алмаганга беркем дә ышанмый", - ди. Ике ел буена Виталий кредитның бер тиенен дә түләмәгән, аны банк судка биргән. Өйне сатарлар дип курка икән. Йөрәген сатып, гаиләсен бөл­ген­лектән коткармакчы, әмма сатып алучы таба алмый икән. Виталий йөрәк күчереп утыртучы яшерен бизнес бар дип ышана.
"Тормышымда бушлык һәм өметсезлек хөкем сөрә, мин инде моңа берничә мәртәбә ышандым. Йөрәгемне аңа мохтаҗ булган кешегә биреп китәсем килә", - дип аңлата үз теләген Эльвира исемле татар кызы. "Ахмакларча суицид белән киткәнче, йөрә­гемне бүтәнгә биреп китәсем килә", - дип яза 24 яшьлек Василий игъланында. Мондый кискен адымга барырга җыенучылар күбесенчә үгетләү һәм вәгазьләү белән мәшәкатьләнмәскә куша. Эшнең уңай ягы шунда: алар клиентлар таба алмый һәм, димәк, йөрәкләре дә үз күкрәкләрендә тибүен дәвам итә. Бер-ике ел элек игълан биргән кешеләрнең кай­берләре белән генә элемтәгә чыгып булмады. Тик монысы да эшләр начар дигән сүз түгел. Алар үзләренең юләр фикереннән баш тарткан дип ышаныйк.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев