Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ә йөрәкләр һаман 18дә…

27нче апрельдә Кәрим Тинчурин театрында гармун тавышы яңгырап торды. Бу көнне анда ветераннар җыелган иде. Күңелләрендәге бөтен хис-кичерешләрен гармун моңына кушып таратты алар. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган чаралардан театр да читтә калмаган. Бу көнне Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына Илдар Юзеев әсәре буенча куелган «Гашыйклар тавы» спектакле...

27нче апрельдә Кәрим Тинчурин театрында гармун тавышы яңгырап торды. Бу көнне анда ветераннар җыелган иде. Күңелләрендәге бөтен хис-кичерешләрен гармун моңына кушып таратты алар.
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган чаралардан театр да читтә калмаган. Бу көнне Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына Илдар Юзеев әсәре буенча куелган «Гашыйклар тавы» спектакле күрсәтелде. Чарага Казаннан гына түгел, республика районнарыннан да кунаклар килгән иде.
Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» әсәре Мөнирә белән Сәет арасындагы мәхәббәт, сугыш еллары, газап, хыянәт турында. Тормышның нинди рәхимсез икәнлеге спектакльдә бик яхшы күренде. Аны караганда күңелдә шатлык та, шул ук вакытта сагыш та бар иде. Сугыш чоры балалары үзләренең бөтен узган гомерләрен күз алларыннан кичергәннәрдер, мөгаен.
Фойеда ветераннар белән аралашып алдым. Казаннан Рәшидә Галиева: «Үзешчән театрларда без дә катнаша идек. Мин Галиябануны уйный идем, ирем Хәлилне уйнады. Мин дә шул артист кызлар шикелле ябык кына идем. Алар шикелле чабып, сикереп йөрдем. Ә хәзер таяк белән йөрим», - дип елмайды. Арча районыннан килгән ветераннар Гөлҗамал, Сәрия, Сания, Равилә, Мөхлисә апалар да үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашты: «Спектакль күңелгә ятышлы булды. Без дә яшь чакта шулай моңлана идек».
Яшьләре шактый булса да, ветераннарның йөрәкләре һаман 18дә. Алар шаярудан туктый алмый. Бу чараны үткәрүчеләргә карата күзләреннән рәхмәт нуры бөркелә.
Аларның күкрәкләрендә чыңлап торучы медальләр гүя сугыш афәтен искә төшерде. Сугыш сүзен ишетүгә, йөрәкләр сыкрап куя, күзләргә яшь тула. Безгә тынычлык алып килгән ветераннарга чын йөрәктән рәхмәт сүзләре ирештерәсе килә. Кызганыч, аларның күбесе бу якты дөньяда юк инде. Аларга рәхмәтләребез изге дога булып барып ирешсен иде.
Альмира ДӘҮЛӘТОВА,
КФУ студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев