Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йортындагы балаларга шәмәрдәнлеләр зур бәйрәм бүләк итте

Югары Утар авылындагы акылга зәгыйфь балалар интернат-йортына кунаклар еш килә. Шул исәптән артистлар да, җырчылар да, иганәчеләр дә. Бүләк-күчтәнәчләр дә байтак җыела, артист халкы тамаша оештырып китә. Үзебезнең балалар да сәхнәгә ашкынып тора. Курчаклар белән кечкенә спектакльләр дә сәхнәләштерәбез. Декорацияләрне дә балалар белән бергәләп ясыйбыз. Безне райондагы мәдәни чараларга да...

Югары Утар авылындагы акылга зәгыйфь балалар интернат-йортына кунаклар еш килә. Шул исәптән артистлар да, җырчылар да, иганәчеләр дә. Бүләк-күчтәнәчләр дә байтак җыела, артист халкы тамаша оештырып китә. Үзебезнең балалар да сәхнәгә ашкынып тора. Курчаклар белән кечкенә спектакльләр дә сәхнәләштерәбез. Декорацияләрне дә балалар белән бергәләп ясыйбыз. Безне райондагы мәдәни чараларга да чакыралар. Аралашып яшәргә тырышабыз. Юбилей уңаеннан Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балаларны экскурсияләргә йөртү өчен "Форд" автобусы тапшырды. Күптән түгел инвалидлар декадасы уңаеннан 14 баланы Сабадагы төбәкне өйрәнү музеена алып бардык. Балалар андагы экспонатларны кызыксынып карадылар. Кием-салым булса, киеп карарга да күп сорамыйлар. Музей хезмәткәрләре балалар күңелен аңлыйлар. Соңыннан балалар китапханәсендә матур бизәкле китаплар өләштеләр.

Икенче көнне безгә кунакка Шәмәрдән мәдәният йорты коллективы килде. Малайларыбызны, кызларыбызны җыр­латтылар, биеттеләр, уйнаттылар. Коррекцияле мәктәп укучылары активлык күрсәтте. Андрей, Дима, Полина, Ксения, Камил, Ваня, Кәрим, Сергей һәм башкалар бәйрәм чараларында игътибар үзәгендә булырга яраталар. Йөри алмаучы балалар тамашачы ролен үтәде. Кунаклар һәр балага төрле төстәге шарлар, тәм-томнар алып килгәннәр. Ярышларда катнашучыларга истәлекле призлары да бар иде.

Гөлнара Сабирҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X