Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИ хезмәткәрләре салонда бала да булган автомобильгә ут ачкан

Гадәттән тыш хәл 23 июньдә Яшел Үзән шәһәрендә булган. ЮХИДИ хезмәткәрләренең әмеренә буйсынмыйча, "Шевроле-Лачетти" автомобиле йөртүче хокук сакчыларыннан качып китәргә тели.

Куыш башлана. ЮХИДИ хезмәткәрләренең берничә тапкыр туктарга боеруына "качкын йөртүче" колак та салмый - юл йөрү кагыйдәләрен бозып, алга чабуын гына белә. Шул гамәлләре белән ул башка машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен куркыныч тудыруы турында уйлап та карамый.

Кагыйдә бозучы шәһәр читенә чыккач, хокук сакчылары табель коралын эшкә җигә - машинаның арткы тәгәрмәченә аталар. Шуннан соң гына "Шевроле-Лачетти" туктарга мәҗбүр була.

Машина йөртүче медицина тикшеренүе узудан баш тарткан. 27 яшьлек ир-атның транспорт йөртү хокукыннан 2019 елга кадәр мәхрүм ителгән булуы да ачыклана.

Аның белән машинада ике яшьлек бала да булган. Табилар тикшергәннән соң аны әбисе кулына тапшырган.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев