Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Юл йөрү кагыйдәләре кирәк безгә һәрвакыт!”

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара.

Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.Балаларның сәламәтлеген саклау максатыннан 14 нче ноябрь көнне Ике Басу Арташ “Күбәләк”балалар бакчасында атналык темага нигезләнеп “Юл йөрү кагыйдәләре кирәк безгә һәрвакыт!” дигән темага белем бирү эшчәнлеге үткәрелде. Эшчәнлек барышында балалар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен  кунакка килгән төлкенең табышмакларына  җавап биреп, белмәмешкә юл йөрү билгеләрен өйрәтеп,конкурста катнашучы Ежик,Крош,Нюша,Барашка булышып  күрсәттеләр. “Юл әлифбасы” дигән дидактик уенда да балалар бик актив катнаштылар.Эшчәнлек барышында балаларда уйлау, истә калдыру,күзаллау сәләтләрен камилләштерү, юлда йөрү культурасы,игътибарлылык,җаваплылык,транспорт йөртүче һәм ЮХИДИ  инспекторы эшенә ихтирам  тәрбияләнде.

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев