Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зөфәр Харисовны котлыйбыз!

РФ Президенты карары нигезендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстанның халык артисты Харисов Зөфәр Назыйм улына “Россия Федерациясенең атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде. Бу турыда Кәрим Тинчурин театры хәбәр итә.

“Хөрмәтле хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар телибез!” - дип яза Тинчуринлылар “Инстаграм” битендә.

Зөфәр Харисов – Мөслим төбәгенең Түбән Табын авылы егете. Аңа 16 ноябрьдә 61 яшь тула. Тинчурин театрында 1981 елдан бирле эшли. Чирек гасыр эчендә артист 90нан артык төрледән-төрле образ иҗат иткән.

Бу зур уңышы белән без дә Зөфәр әфәндене котлыйбыз һәм яңадан-яңа үрләр яулавын телибез!
 

М. Гыйләҗевнең "Игезәкләр һәм Нәфисә" спектакленнән

 

Х.Вахитның "Кияүләр" музыкаль комедиясеннән.

(Фотолар К.Тинчурин театрының официаль сайтыннан алынды)

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев