Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Жириновский беренче никахтан аерылышмыйча икенче никахны рәсмиләштерергә тәкъдим итә

ЛДПР лидеры ир белән хатынга, шундый уйлары булганда, рәсми рәвештә аерылышмаска, ә аерым яшәргә чакыра.

Жириновский беренче никахтан аерылышмыйча икенче никахны рәсмиләштерергә тәкъдим итә. Әгәр дә Россиядә аерылышуны һәм алиментларны бетерсәләр, илдә психологик мохит яхшырачак. Бу хакта ЛДПР лидеры Владимир Жириновский әйткән, дип җиткерә РИА “Новости”.

ЛДПР лидеры ир белән хатынга, шундый уйлары булганда, рәсми рәвештә аерылышмаска, ә аерым аерым яшәргә чакыра. Алимент түләүне дәүләт җилкәсенә калдырырга, дип белдерә ул. Аның сүзләренчә, россиялеләргә икенче никахны беренчесеннән аерылмыйча теркәргә хокук бирергә кирәк.

“Сүз күпхатынлылык турында түгел”, - дип аңлаткан Жириновский.

Ул алиментларны еш кына элеккеге ир белән хатын арасында гаугалы хәлләр тууга сәбәпче дип саный. “Алиментлардан файдага караганда зыян күбрәк”, - дип ышана ул.

Фото: kremlin.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев