Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Тәлгат Самат улы Нәҗмиевны искә алу кичәсенә чакырабыз!

    28 февраль көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында язучы-публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, “Саба таңнары газетасына 27 ел мөхәррирлек иткән Тәлгат Самат улы Нәҗмиевның якты истәлегенә багышланган искә алу кичәсе була. Аның белән күп еллар иҗадый хезмәттәшлектә булган матбугат әһелләре килүе көтелә. Чарада Тәлгат Нәҗмиевның иҗат һәм тормыш юлына багышланган күргәзмәләр оештырыла, мастер-класслар үткәрелә.

    Искә алу кичәсенә рәхим итегез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: