Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Агрохим” җәмгыятьләре җитәкчеләре катнашында агымдагы елның I кварталындагы эшчәнлеккә йомгак ясалды

Ачы туфраклы жирләрдән мул уңыш алып булмый. Узган атнада районыбызның Сатыш карьерында үткәрелгән республика киңәшмәсендә агрохимиклар шул хакта – авыл хуҗалыгы җирләрен известьләштерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. “Агрохим” җәмгыятьләре җитәкчеләре катнашында агымдагы елның I кварталындагы эшчәнлеккә йомгак ясалды. “Татагрохим” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Наил Гобәйдуллин әйтүенчә, ачы туфраклы җир – үлгән җир.

Шуңа күрә басуларга  известь кертү республика программасы нигезендә башкарыла. Хөкүмәт бу эшләргә акча да бүлеп бирә.

“Республикада  ачы  туфраклы җирләр 1,3  миллион гектардан  артык  тәшкил итә.  Кальций-магний белән эшләмәсәк, без  уңыш алуда  тиешле  нәтиҗәгә ирешә алмыйбыз. Бу  мәсьәлә Татарстан  Президенты тарафыннан  катгый куелган.  Ел  саен ким дигәндә  80  мең  гектарда ачы туфраклы җирләр известь оны белән эшкәртелергә тиеш. Моның өчен  мөмкинлекләр зур”,– диде җитәкче.

 Киңәшмәдәге  чыгышлардан   күренгәнчә, республикада 23 доломит  оны  чыгару  карьеры бар. Шуның 15е “Татагрохим” җәмгыяте  карамагында. Карьерлар логистикасы буенча  Татарстан иң  алдынгы  төбәкләрдән  санала. Аларның бер-берсеннән ераклыгы уртача 55  километр гына булуы транспорт  чыгымнарын  киметә. Бер  карьерны  сафка   бастыру  өчен  бер миллион сумнан  артык  акча кирәк. Контрольлек итүче  органнар да күп, экология таләпләре беренче  чиратта  үтәлергә тиеш.  Әлегә карьерларның  булган   мөмкинлекләре  30 процент дәрәҗәсендә генә файдаланыла.  Үсешкә ирешү  максаты куелып, быел  эш   күләме  46 процентка  арткан. Ә былтыргы  известьләү күрсәткечләре буенча “Татагрохим” Россия күләмендә Алтын  медальгә лаек булган. “Сабагрохим” җәмгыяте дә үсешкә үз өлешен  керткән.  “Коллектив 47  кешене берләштерә.

Бездә  Сатыш  карьерында доломит оны, Урта Сабадагысында   вак  таш чыгарыла.  Нигездә  читкә чыгып эшлибез. Кама Тамагы районы, “Август” фирмасы, Мамадыш агросәнәгать комплексы белән  килешүләр  төзедек. Елга уртача  10 мең гектарлап җир известьләнә. Әйбәт  кенә эшләп  киләбез,  салымнарны түлибез”,– дип сөйләде җәмгыять директоры  Илһам Кәримов.

Сатыш  карьеры  юл өстендә  урнашкан һәм территориягә  керү юлының тышкы күренеше, элмә такталар  куелышы аның  йөзе,  визит карточкасы булып тора. Хезмәт  урынының норматив документлары, мергел чыгару  планнары белән  карьер  начальнигы Фәнил Хафизов таныштырды.  

Наил Гобәйдуллин  үзенең  чыгышында коллективны  саклап  калу, эш  урыннары  булдыру, тиешле хезмәт  хаклары  түләү мөһимлегенә дә нык басым ясады.  Зур  шәһәрләргә  якын  карьерларда  түбән эш хакы белән  коллективны тоту  кыен. Хезмәткә түләүдә  9 процент  кына үсеш барлыгын искәртеп, бу  мәсьәләдә “Агрохим” җитәкчеләренең үз тәкъдимнәрен җиткерүләрен  сорады.  Гомумән, кальций  карбонатына  ярлы  туфрак   йөзләрчә  мең тонна  ашлык  алып бетермәүгә  китерә.  Шуңа да Татарстанның “Агрохим хезмәте” оешмасы һәр биш ел саен кырлардагы туфракның ачылыгын тикшерә. Аның нәтиҗәләре эшкә этәргеч бирә.

Киңәшмәдә катнашучылар  туфракка известь кертү тех­никасы,  известнякны  сортларга  аеру  җай­ланмалары белән таныштылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев