Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алдакчылар тозак кора

Соңгы вакытта районда мошенниклар то­загына кабучылар артты. Әле октябрь аен­да гына кемлеге ачыкланмаган ке­ше, үзен Банкның иминлек хезмәте вә­киле итеп күрсәтеп, Сабада яшәүченең те­лефонына шалтырата һәм аның ыша­ны­чын яулап, кредит счетыннан 200 мең сум акча урлый. Быел районда мо­шенникларга акча күчерүчеләр са­ны 12гә җитте.

Күңелсез фактлар по­ли­ция хезмәткәрләре тарафыннан про­филактика чаралары үткәрелүгә, га­зе­та­да алдакчылардан сак булырга, банк кар­та­лары мәгълүматларын беркемгә әй­тергә ярамаганлыгы турында язмалар би­релүгә карамастан кабатланып тора. Бу төр җинаятьләрне полиция көче бе­лән генә туктатып булмый әлбәттә. Граж­даннарның үзләреннән саклык, игъ­тибарлылык таләп ителә. Банк хез­­мәткәрләренә сезнең картаның, счет­лар­ның кодлары да, парольләре дә, но­мерлары да кирәк түгел. Шуңа да әгәр сезгә шикле шалтырату була икән, сөйләшүне туктатып, картагызда күр­сә­тел­гән номер аша банк белән элемтәгә ке­регез.

Людмила Юзеева,

район эчке эшләр бүлеге штаб начальнигы.

Фото: twitter.com/bit_novosti

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев