Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Аллага шөкер дип, яшәргә дә яшәргә!

Авылыбыз Өч-Нарат Мишә елгасы буена урнашкан. Өйләр дә төзек, халкыбыз да бердәм. Менә ике ел инде мәчетебез эшли. Шәкертебез Нәфис бик булган егет. Матур итеп азан әйтә, мәчеттә сабыйларга дин сабаклары бирә. Нәфиснең әнисе Эльмира абыстай әби­ләр­не гарәп хәрефләрен таныр­га, намаз укырга өйрәтте. Ике кыш мәчеткә йөреп, укырга өй­рәндек. Мәчетне төзергә баш­лап йөрүче дә Эльмира булды. Җәй көне безне Болгарга, Биләргә алып бардылар. Чишмә суын алып кайтып, Корбан ашы уздырдылар. Олы рәхмәтебез аларга.

Мәдәният йортында Эльмира­ның кызы Гүзәл эшли. Һәр бәйрәмне зурлап уздыра, төрле чаралар оештыра. Әбиләр җыелышып, аулак өй үткәрдек. Яшь чакта чиккән матур әйберләр сандыктан чыкты.

 Абыстаебыз Кол Шәриф мәче­тенә дә алып баруын әйтте. Без хәзер шул хыял белән җәйне көтәбез.

 Авылыбызда зур вакыйга, бәй­рәм дә булды. Сугыш ветераннарына обелиск ачылды. Сугыш башлануын һәм җиңү көнен сәх­нәләштереп күрсәттеләр. Йө­­рәкләр тетрә­неп, күңелләр нечкәреп китте. Обелискны бул­дыру чыгымнарын Зөфәр Мө­­хәммәтшин үз өстенә алды. Эльмира – оештыру эшендә, авыл халкы хезмәт белән булышты. Алланың рәх­мәте булсын. Авылыбыз кечкенә булса да, башкарган эшләребез зурдан. 1 майда зиратны җы­ештырдык. Бар җирдә чисталык, юлларыбыз төзек. Аллага шө­кер дип, яшәргә дә яшәргә!

Наилә Кәбирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев