Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Ашлаган җир аш бирер, ди игенчеләр

    Быел март аеның нечкә билле җиле, Такташ әйтмешли, сузылып ятып җиргә кар ашады.

    undefined

    Механизатор Зәкәрия Хуҗин – үз эшенең остасы.

    Яз иртә килүнең нәтиҗәсе шул: районыбыз кырларында авыл хуҗалыгы техникасы күренә башлады. Басуларда кар юк диярлек, ә төннәрен туфракның туңдыруы уҗымнарны, күпьеллыкларны минераль ашлама белән тукландыру өчен менә дигән мөмкинлек. “Җирдә дым барында ашлама туфракка сеңәргә өлгерә, корыга китсә, очып кына бетәчәк. Шуңа күрә басуга керү мөмкинлеге барында көзге культураларны тукландырып калу – бик мөһим агротехник чара,– ди “Сатыш” бүлекчәсенең Кибәче бригадасы агрономы Илфат Фатыйхов. Моның өчен, әлбәттә, эшкә иртә керешергә кирәк. Шуңа да “Саба” җәмгыятенең Байлар Сабасында яшәүче механизаторы Зәкәрия Хуҗин “Маккормик” тракторы белән Олы Кибәчегә иртәнге сәгать 4тә килеп тә җиткән. Аның белән 120 гектарлы бодай басуында очраштык. “Инде, ялгышмасам, ун елга якын ашлык чәчәм, игеннәрне агулы химикатлар белән эшкәртәм. Әмма мартта кырга чыккан юк иде әле. Әлегә җир батмый, йөреп була, бүген ярты көнгә өч “КамАЗ” ашлама сиптердем инде. Техникам төзек, ашарга өч тапкыр китерәләр, эшлә генә”,– ди тракторчы.

    Хуҗалыкта күпьеллыклар – 610, көзге культуралар 550 гектар мәйдан били. Аларны бер гектарга 50 килограмм исәбеннән катлаулы ашлама, берәр центнердан чыгып аммиак селитрасы белән ашларга планлаштыралар. Һава шартлары мөмкинлек бирсә, 26 мартта Зәкәрия Хуҗинны һәм аның агрегатын ашлама белән тәэмин итүче “КамАЗ” шоферлары Рәхим Гыйлаҗиев, Илгизәр Сабировны, төяүче Илнар Гайнетдиновны, эшче Илнур Гәрәевны 400 гектарлы күпьеллык үлән басуы көтә иде. Көннәр болай торса, дым каплатуга, сабан культуралары чәчүгә дә ерак калмый. “Былтыр да кырга беренчеләрдән булып чыккан идек. Быел да сынатмаска исәп, техника, агрегатлар, механизаторлар әзер. Бүлекчә алдында сабан культураларын –1000, кукурузны – 260, күпьеллыкны 100 гектарда чәчү бурычы тора. Иртә килгән язда уңыш мул була диләр. Максат – гектар уңышын 30 центнерга җиткерү”,– диде агроном.

    Республика авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы сайтыннан алынган мәгълүматларда күрсәтелгәнчә, районыбыз хуҗалыкларында уҗым культуралары минераль ашламалар белән 1,1 мең (16 процент), күпьеллык үләннәр 1,1 мең гектар (7 процент) мәйданда тукландырылган.

    • Өченчекөн «Курсабаш» хуҗалыгы базасында машиналарның һәм җайланмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, әйләнәтирә мохитне саклау өлкәсендә куллану кагыйдәләрен үтәү буенча киңәшмә һәм күрсәтмә техник карау үткәрелде. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район буенча территориаль бүлеге башлыгы Рөстәм Харисов тарафыннан техник карау үткәргәндә кагыйдәләр һәм таләпләр турында аңлатмалар бирелде, контроль-диагностик приборлар белән эшләү тәртибе күрсәтелде. Техник карауны 40 берәмлек техниканың 37се узды, өчесенең хуҗасына кимчелелекләрне бетерү буенча күрсәтмә бирелде.

    Автор фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: