Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Аварияләрдә үлүчеләр турында юл буена куелган кабер ташлары сөйли

Бүген  "Юл-транспорт фаҗигаларендә һәлак булучыларны искә алу көне" билгеләп үтелә.

Бүген  "Юл-транспорт фаҗигаларендә һәлак булучыларны искә алу көне" билгеләп үтелә. Аның максаты - киң җәмәгатьчелекне юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлдерү, юллардагы үлем-җитемнәрне, тән җәрәхәте алу очракларын киметү. Юл һәлакәте  корбаннарын  искә алу көне уңаеннан бүген ЮХИДИ район бүлекчәсе өлкән инспекторы Илнур Насыйбуллин,  “Юл хәрәкәте иминлеге”дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягәфәрова Саба гимназиясенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары (ЮИД) белән акция үткәрделәр. Гимназия укучылары ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә Саба урамнарына чыгып, машина йөртүчеләргә, җәяүлеләргә плакатлар, рәсемнәр тапшырдылар, руль артында  һәрчак игътибарлы  булырга  чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев