Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Автоледи-2020”

Хөрмәтле туташлар-ханымнар! Сезне машина йөртү осталыгы булган хатын-кызлар арасында узучы “Автоледи-2020” бәйгесенең муниципаль этабына чакырабыз. Бәйге 29 июльдә Саба аграр көллияте базасында 13 сәгатьтә башлана.

Шартларына килгәндә, Саба районында яшәүче, “В” категорияле машина йөртү таныклыгы һәм машинасы булган гүзәл затлар башта юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан бирәчәкләр, аннары махсус трассада автомобиль белән идарә итү осталыгы (вождение) күрсәтәчәкләр. Үзең белән паспорт, битлек һәм перчатка булуы кирәк. Заявканы 89274142520 телефонына шалтыратып бирергә була.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев