Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыл китапханәләрендә һәм клубларда каникул чорында чаралар үтә (Мәдәният бүлеге)

Кышкы каникулларда Шәмәрдән балалар китапханәсенә 2а һәм 2б сыйныфы укучылары (укытучылары Шарипова А.И., Гиззатуллина И.Р.) килделәр. Алар белән төрле уеннар, конкурслар үткәрелде. Барысына да бүләкләр бирелде.

Ике басу Арташ авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәре белән берлектә балаларның язучылар, китаплар турындагы белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү максатыннан могҗизалар кыры үткәрелде. Уенда 3 бала: Әдилә Гасимуллина, Динә Салахиева һәм Мәликә Аглямзяновалар катнашты. Турлар киеренке барды. Супер уенның җиңүчесе Әдилә Гасимуллина булды.

Оет авыл китапханәсендә клуб белән берлектә балалар өчен "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде. Барлык катнашучыларга да истәлек бүләкләре тапшырылды.

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев