Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авылга нур иңде

Изге Рамазан аенда Туктар авылында да ниһаять азан тавышы ишетелә башлады. Авылның элеккеге мәчете бик күп еллар клуб итеп кулланылды. Инде яңа клуб бинасы булганга да елдан артык вакыт үткән иде. Шул арада элеккеге мәчеттә ремонт эшләре барды. Өлкәннәр моңарчы җомга намазларын китапханә өлешендә укып тордылар. Азан әйтү өчен мөмкинлекләр булмады.

Менә изге Рамазан аеның беренче көненнән үк азан тавышы яңгырый башлады. Авылга нур иңгән кебек булды. Авыл имамы Ринат Зиннәтуллин биш вакыт намазга чакырып азан әйтә башлагач, өлкән яшьтәгеләрнең күңелләре күтәрелеп, иманнары ныгып китте. Тугызынчы дистәне ваклап килүче Нуретдин абый Рафыйковның да шатлыгы эченә генә сыймый: «Сеңлем, бөтен райондашлар белән уртаклашасы иде әлеге шатлыкны»,- дип миңа мөрәжәгать итте. – Азан тавышының тәэсире барын ишетеп белә идем. Инде менә үзем дә инандым. Бу араларда кәефем китеп тора. Азан әйтер вакыт җиткәч тәрәзәне ачтырам. Шаулап ишетелгән аһәңле тавыштан йөрәкләргә ял иңә, авыруларым кимеп киткәндәй була,- дип сөйли ул яшь аралаш. Мин дә аның сүзләрен куәтләп: «Әйе шул, азан тавышы ишетелгән җирдән шайтаннар да кача»,- дип өстәдем.

Инде шушы тавыш авыл өстеннән бердә китмәсен иде, дигән теләктә калабыз.

Фото: https://vk.com/martenavyly

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев