Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар эш белән чыныга

Укучыларның җәйге каникуллары дәвам итә. Кемнәрдер мәктәп яны һәм башка төрле лагерьларда сәламәтлекләрен чыныктырса, авылда әби-бабайда ял итүчеләр дә, каникулларын файдалы хезмәт белән үткәрүчеләр дә бар. Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре хәбәр итүенчә, июнь аенда районыбызның 258 укучысы төрле оешма һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән килешү ниге­зен­дә эшләгән. Ә гомумән алганда, җәйге каникулда барлыгы 717 баланы эшкә урнаштыру бурычы тора. Район мәгариф бүлеге мәгълүматларына карасак, быел иң күп эшләүче укучылар саны буенча Саба гимназиясе лидерлык итә. Районыбызның башка мәктәпләрендә дә укучылар хезмәт урыннары белән тәэмин ителгән. Без, үз чиратыбызда, гимназиянең социаль педагогы Гөлнара Шиһабиевадан укучыларының хезмәт чирекләрен ничек уздырулары турында якыннан кызыксынырга булдык.

Фотоларда гимназия укучыларын төрле эш урыннарында күрәсез.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев