Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Барлык китапханәләрдә республика күләм “Мин яңадан Л. Толстойны ачам” акциясе үткәрелде

Район үзәк китапханәсенен библиографы Шамилова А.Р. Саба муниципаль районы “Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомүми белем мәктәп – интернаты” укучылары өчен «Лев Толстой - это целый мир» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды. Китапханәче язучының тормыш юлын һәм иҗатын сөйләде, мәсәлләре кычкырып укылды. Укучылар ике мәсәлне театральләштереп күрсәттеләр.

Район үзәк балалар китапханәсендә танылган рус язучысы, драматург, тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе Лев Николаевич Толстойга багышланган  «Балалар яратучы язучы»,  әдәби сәгате үткәрелде. Толстойның әсәрләрен яхшырак аңлар өчен, башта аның шәхси тормышы белән,танышырга кирәк. Китапханәче балаларга язучының әти-әнисе, аның сеңнеләре һәм туганнары турында сөйләп үтте. Мария Николаевна - аның сеңлесенең көндәлегеннән өзекләр укып киткәч балалар Лев Толстойның нинди тыныч, яхшы күңелле, бер катлы бала булып үскәнен аңладылар. Чара барышында берничә әсәре балалар белән кычкырып укылды.

 

Шекше авыл китапханәсе Л.Н.Толстойның тууына 190 елга багышланган  “Мин яңадан Лев  Толстойны ачам” дигән акцияда катнашты. Китапханәче Шекше төп мәктәбенең 3 нче сыйныф укучыларына Л.Толстойның тормыш юлы,иҗаты турында сөйләде. Балалар Толстойның  Казанда булганын,”Ясная поляна”да мәктәп ачканын бик кызыксынып тыңладылар. Ахырдан Л.Н.Толстойның “Косточка” китабын кычкырып укыдылар.

 

Юлбат авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә  язучының тууына 190 ел булу уңаеннан “Мин яңадан Л.Толстойны ачам” акциясе кысаларында кычкырып уку сәгате үтте. Әлеге акциядә 7 укучы   катнашты. Акциянең төп максаты - балаларны һәм үсмерләрне рус әдәбияте классигы Л. Толстой иҗаты белән таныштыру. Башта балаларны кыскача язучының тормыш юлы белән таныштырылды. Күргәзмә ярдәмендә язучының  китаплары белән таныштырыды. Кычкырып уку өчен “Слива төше”,”Филиппок”,”Птичка”,”Котенок” китабы  сайланды. Язучының барлык әсәрләре дә  гади, хәйлә белми торган  крестьян  балаларына  мәхәббәт белән сугарылган. Китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.

Иләбәр авыл китапханәсендә “Умырзая” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен “Л.Н.Толстой-балаларга” дигән исем астында кычкырып уку сәгате узды. Китапханәче балаларга танылган язучы турында бай мәгълүмат җиткерде. Балаларны яраткан, аларның тормышын якыннан белгән язучының  кыска хикәяләре, мәсәльләре китапханәдә саклана. “Косточка” һәм “Котёнок” хикәяләрен кычкырып укыганнан соң фикер алышу максатыннан  балалар  үзләренең  фикерләрен җиткерделәр.

 

 

«Я вновь открываю Льва Толстого» акциясе кысаларында Курсабаш авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучыларына Л.Н.Толстойның балалар өчен язылган әкият, мәсәл һәм хикәяләрен кычкырып уку сәгате үткәрде.

 

 

Казанче Бигәнәй авыл китапханәчесе “Ромашка” ясле-бакча балалары өчен “Мин Л.Н.Толстойны кабаттан ачам” дигән исем астында кычкырып уку сәгате үткәрде. Балалар бик кызыксынып язучының “Өч аю” әкиятен, “Кошчык”, “Песи баласы”, “Слива төше” хикәяләрен тыңладылар.

 

 

«Я вновь открываю Л.Толстого» акциясе кысаларында Шәмәрдән балалар китапханәсе “Теремок” әкиятендә тәрбияләнүче балалар өчен «Лев Николаевич Толстой – детям» дигән кычкырып уку сәгате оештырды. Китапханә мөдире Галиакберова Р.Х. сүзләреннән балалар бөек рус язучысы Лев Толстойның балаларга бик күп әкиятләр, әсәрләр сөйләргә яратуы турында белделәр. Балаларга язучының китаплары кычкырып укылды һәм Л.Толстой әсәрләре буенча «Филиппок», «Прыжок» мультфильмнары күрсәтелде. Аннан соң балаларга Л.Толстойның “Три медведя” әкияте һәм рус әкияте “Теремкәй” буенча курчак театры күрсәтелде. Чара ахырында Толстойның китапларына һәм «Лев Николаевич Толстой – детям» мәгълүмат стендына күзәтмә ясалды. Китапханә мөдире Галиакберова Р.Х. кунакларны тәмле күчтәнәчләр белән сөендерде.

 

Югары Шытсу авыл китапхәнәсендә  1-4 сыйныф укучылары өчен кычкырып укулар сәгате уткәрелде,  Л.Н.Толстой әкиятләре буенча. Тагын бер тапкыр Л.Н.Толстойның биографиясен искә тәшердәләр, балалар танылган язучының  әкиятләрен, хикәяләрен тыңладылар. Чара барышында балалар төрле әкиятләр тыңладылар: “Девочка и разбойники”, “Мальчик с пальчик”, “Три медведя”, “Два брата”.  Балалар бергәлеп нәтиҗә ясадылар Л.Н.Толстойның әкиятләре аларны батырлыкка, гәделлекә өйрәтә.

 

Ике басу Арташ авыл китапханәсендә бөек рус язучы Л.Толстойга багышланган «Я вновь открываю Л.Толстого» дип исемләнгән кычкырып уку уздырылды. Кичә барышында аның иҗаты белән таныштык, “Юность» әсәрен кычкырып укуны оештырдык.

Ботендөнья кычкырып уку көне уңаеннан Олы Нырты авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән  берлектә китапханәдә “Писатель. Мыслитель. Пророк” стенд ясалды. Китап күргәзмәсе куелды, күзәтү үткәрелде. Балаларга Л.Толстойнын куелган әсәрләре буенча  әдәби сәгать һәм рольле укулар оештырылды .

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев