Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Барысы да зур эш тәҗрибәсенә ия

Җирләре соңрак өлгерсә дә, игенчеләре уракка беренчеләрдән керештеләр.

Хуҗалыкта 28 июльгә 917 гектарда, ягъни барлык мәйданнарның 46 процентында ашлык җыйнап алынган килеш.

Хәзерге вакытта “Игенче” кырларында Илһам Галиев, Әнәс Рәхимуллин, Ленар Зарипов, Нияз Гыймранов, Айдар Нурисламов, Хәйдәр Мөнәвиров, бертуган Илгиз һәм Илшат Яруллиннарга

тапшырылган 4 комбайн эшли. Барысы да зур эш тәҗрибәсенә ия. Ленар Зарипов  “Акрос550” дә 3954 центнер ашлык суктырып, районда иң алдынгы механизаторлар исемлегенә керде. Әле бу хакта үзе дә ишетмәгән булган. “Район буенча индеме ул?”– дип кат-кат сорады Ленар. 20002002 елларда Кызыл Мишәдә эшләгән егеткә “Игенче”дә башта “ДОН1500”

не биргәннәр. Хәзер сменадашы Нияз Гыймранов белән өряңа комбайнны эшкә җиккәннәр.

Кичә алар хезмәттәшләре белән 145 гектарда теземнәргә салынган арышны суктырдылар. Быел

7,5 тонна сыешлы бункерны тутыру өчен Ленарга хәйран вакыт кирәк. Әмма игенчеләр зарланырга яратмый. ”Ярый инде елына күрә, начар түгел, түкми-чәчми җыеп алырга гына кирәк”,– ди “КамАЗ”ы белән Хәйдәр Мөнәвиров комбайны янына килеп туктаган Илнар Әхмәтов та. Ул да алдынгы, ташылган ашлык күләме (633 тонна) буенча район шоферлары арасында 7нче урында бара. Шул ук вакытта ашлык чистарткыч агрегат аша үткән бөртекләрне ындыр табагына алып килеп бушатырга өлгерә. Узган ел төзелгән агрегат ашлыкны көрәк

белән ОВС лентасына куып җилгәрү өчен эшчеләр табу мәшәкатеннән азат иткән. Ашлык чистарту агрегатына ике сменада нибары ике кеше – Вахит Гыйлаҗиев белән Эдуард Федоров хезмәт күрсәтә. “Кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык”,– ди Вахит. “Игенче”дә кичәге көнгә кырлардан

11064 центнер ашлык ташылган. Ул фуражга салына һәм киптерү өчен Шәмәрдән элеваторына озатыла. Районыбыз игенчемеханизатор лары, 28 июльгә булган мәгълүматларга караганда, бөртекле культураларны урыпҗыю мәйданының 39 процентыннан (9327га.) 11328 тонна суктырып алдылар. Көнгә уртача 1065 гектарда эш башкарыла. Кырларда 59 комбайн эшли. Көзге чәчү өчен 5772 гектар җир әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев