Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БАШЛАНГЫЧЛАР ДА ЧИРКАНЧЫК АЛДЫ

Узган сишәмбедә Сабада Бөтенроссия фән олимпиадалары җиңүчеләрен һәм призерларын зурладылар. Бүләкләнү этабына барып җитәр өчен укучыларга энә белән кое казырга туры килде.

  Фән олимпиадаларының мәктәпләрдә узган сайлау этабында Саба районының 1,3 меңнән артык укучысы катнашты. Шуларның 900дән артыгы 21 фән буенча фәнсөярләр арасында көрәшне  район этабында дәвам итте. Белем ярышында катнашучылар артып, алар арасыннан фән олимпиадаларының республика, төбәк,  Бөтенроссия йомгаклау этапларында 3 укучы җиңүче, 40 укучы призер дәрәҗәсенә иреште. Республикакүләм “Олимпка юл” олимпиадасында 9 призерыбыз, 3 җиңүчебез бар.   Татар теленнән VI халыкара олимпиадада 5 укучы гыйлемле булуын раслады.  “Бу саннар артында зур хезмәт  ята. Дөрес, барлык  укучылар  да  тырыша, ә югары нәтиҗәгә  бүгенге бәйрәмдә катнашучы сәләтле балалар иреште. Уңышларда укытучылар белән әти-әниләрнең да уртак тырышлыгы   күренә. Барысы  өчен дә, хезмәтегезне бәяләп, зур рәхмәт белдерәсем  килә”,– диде район башлыгы Рәис Миңнеханов тантанада катнашучыларны тәбрикләү чыгышында.  Иң элек  Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль турында I урыннарга лаек булганнар  сәхнәгә чакырылды. Бу уку  елында  3-4нче сыйныф укучылары өчен дә предметара олим­пиада үткәрелеп, баш­лангыч мәктәпнең төп фәннәреннән иң белем­леләр, тирән фикер йөртә белүчеләр барланган. Бәй­ге­ләрдә 685 укучы катнашкан. Җиңүчеләрнең Рәис абыйлары кулыннан беренче бүләк алуы матур истәлек,  яхшы укуга этәргеч булды (фото). 

  Ә төбәк этабында җиңүче­ләр бу көннәрдән тантанадан тантанага   йөрде. Өченче көн аларны Казанга җыйдылар, Сабадан  8 укучы барды. Сәләтле балалар мәктәбенең XI сыйныф укучысы Булат Хисамов   Ульяновскида апрельдә узган Бөтенроссия физик культура олимпиадасында  җиңү  яулаган иде. “Тырышлыктан  тора инде. Спортка мәхәббәт нәселдән дә  килә. Ульяновскида 3 километрга   йөгерү, теория биремнәрен дөрес эшләү җиңү китерде. Әти-әниемне инде 3  ел шатландырам. Сабада гаиләбезне район баш­лыгы тәбрикләсә, Уни­вер­сиада  авылында мә­гариф һәм фән министры  Рафис Борһанов кулыннан Диплом  алу миңа зур дәрәҗә булды”,– ди Булат  уңышлары турында.  Һәркемнең дә теше үтмәслек химия  фәненнән  “Олимпка юл» республикакүләм олим­пиада җиңүчесе Бу­лат Кәбиров та Казаннан канатланып  кайткан. “Химия белән 8дә укыганда кызыксынып киттем. Әтиемнең дә  йогынтысы зур булды. Төгәл фәннәрдән күбрәк шәһәр балалары җиңә. “Олимпка юл“да исә Казан, Чаллы  укучылары катнашмый һәм бу олимпиада авыл районнары мәктәпләрендә белем  алучыларга алга  чыгу мөмкинлеге бирә. Шушы юнәлештә көчемне  сынауны 11нчедә дә дәвам итәчәкмен”,– дип олимпиада кичерешләрен  уртаклашты  Юлбат егете.

 Гомумән,  сәләтле балалар мәктәбе-интернаты агымдагы уку елында республика, төбәк  “Олимпка юл” олимпиадаларында   5 җиңүче, 24 призер әзерләгән. Алар белән  сәхнәгә укытучылары Ди­ләрә Котдусова, Сания Га­­лим­­җанова, Альфира Ха­җиева, Резедә Вәлиева, Ләйсән Габдерәхимова, Ләй­сән Билалова, Ленар Вафин, Илназ Габдрахманов һәм әти-әниләре дә ча­кырылды. Бу – абсолют нәтиҗә. Башка мәгариф учреждениеләре арасында I  урын  Олы Кибәче урта мәк­тәбенә (муниципаль этапта  13 җиңүчесе,  14 призер укучысы, республика этабында 1 җиңүче,  4 призер укучысы  бар) бирелде. Килдебәк – 2нче, Арташ төп мәктәбе 3нче булды.

Республика, Бөтенроссия, “Олимпка юл“

олимпиадалары җиңүчеләре

  Сәләтле балалар мәктәбеннән  Салават Хәсән­шин  (физика), Булат  Хисамов (физик тәрбия), Булат Кәбиров (химия),  Фәнис Зиннуров (ма­те­матика),  Зарина  Денисова (Иштуган, татар теле)

  Татар теленнән VI халыкара олимпиадада жиңү­чесе Гөлназ  Шакирова (Олы Кибәче),  Анна Маркелова (Шәмәрдән), лауреатлары Рәзинә   Миннегулова (Арташ), Ләйсән Галиәхмәтова, Ангелина Осипова (сәләтле балалар мәктәбе).

 

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев