Байлар Сабасының Олимп стадионында Идел буе Федераль округының городки спорты буенча чемпионаты төгәлләнде
Ябылу тантанасында катнаштылар: Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов; Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Ирек Рамазан улы Гарипов
Җиңүчеләрне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов буләкләде.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Шәхси зачетта:
1 урын Кияев Дмитрий (Түбән новгород өлкәсе);
2 урын Вечканов Алексей (Түбән новгород өлкәсе);
3 урын Ефимов Олег (Саратов өлкәсе ).
Команда зачетында:
1 урын Түбән новгород өлкәсе;
2 урын Саратов өлкәсе;
3 урын Татарстан Республикасы.
Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга сәламәтлек, гаилә бәхете һәм уңышлар телим телибез.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге
Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев