Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БДИнең берние юк әзерләнгән балага

Бердәм дәүләт имтиханнарының ни дәрәҗәдә катлаулы яки җиңел булуын үз иңнәрендә татып карау йөзеннән ата-аналар 18 февральдә Саба гимназиясе базасында ата-аналар тарих фәненнән “сынау тотты”.

Парта артына Бердәм дәүләт имтиханының барлык тәртибен саклап, “металлэзләгеч” аша узып, укучылар ролендә 13 ата-ана утырды. Быел аларның  ул-кызлары Бердәм Дәүләт имтиханнары тапшырачак.”Асылда акциянең максаты ата-аналарның белемнәрен тикшерү түгел, ә имтихан барышын ата-аналарга үз иңнәрендә татып карау мөмкинлеге тудыру. Таләпләр нәкъ Бердәм дәүләт имтиханын тапшыргандагы кебек чынбарлыкка яраклаштырылган”,– дип аңлатты БДИ үткәрү пункты җитәкчесе Зөлфәт Гыйбадуллин. Аудиториядәге оештыручылар инструктажлар үткәрделәр, имтихан бланкларын тутыру тәртибен аңлаттылар. 

Әти-әниләр өчен имтихан 30 минут дәвам итте, чынында чыгарылышлар аны 3,5 сәгать  дәвамында яза. Биремнәр 11 сыйныф укучысы эшли торган форматта, ләкин күләме белән аерыла. Укучы 27 бирем үтәсә, әти-әниләр имтиханда 9 биремгә җа­вап бирделәр. Бу чарадан алар бик кәнәгать калдылар. “Быел улыбыз Рәсим унберенчене тәмамлый. Ул имтиханда тарих фәнен сайлады, Казан  федераль университетына  укырга  керергә тели. Мин үзем, сораулар  авыррак булса да, сынауда  психологик  яктан куркырлык берни  күрмәдем.  Балаларыбыз белән барысы да яхшы булачагына ышанам”,– диде Олы Кибәчедән килеп имтиханда  катнашкан  Розалия   Хөсәенова.

Быел районыбызда 124 XI сыйныф укучысы БДИ тапшырачак, шуларның 12е тарих фәнен сайлаган.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев