Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бергә тарткан йөк җиңел, эшкә бирелсә күңел

Сәхифәбез “Туган як” җәмгыяте уңганарына багышлана

   Район  үзәгеннән  14 чакрым  көнбатыштарак урнашкан  “Туган як” җәмгыяте Олы  Шыңар, Кече Шыңар, Чулпыч һәм Оет авылларында яшәүче йөздән  артык кешегә хезмәт урыны биреп тора. Читтән  килеп эшләүчеләр дә бар. Хуҗалыкта 1856 баш  мөгезле эре терлек асрала, шуларның 560ы сыерлар. 2023 елда коллективның бердәм тырышлыгы  белән җитештерелгән тулаем продукция бәясе  231,183 миллион  сум тәшкил итте.  Бер эшчегә алганда 1,549 миллион  сум туры   килә.

Сүз – җитәкчегә

     “Хуҗалыкның төп табыш  чыганагы – терлекчелек.  Былтыр барлыгы 38324 центнер сөт савылды, 2022 ел  күрсәткеченә карата 111 процент үсешкә ирешелде. Бер сыерга уртача 6844 килограмм продукция җитештерелде. Продуктлылыклары  394 литрга  (111%) артты,– дип  сөйләде җәмгыять җитәкчесе Фәргәт Корбангали  улы Сәүбәнов.–  Шул ук  вакытта  сөт  сатуның  уртача бәясе нык кимеде. Ягъни 2022 елда литры 35 сумга  якын булса,  былтыр  29  сум 37 тиенгә  калды. Нәтиҗәдә сөт сатудан  акча кереме дә  кими. Бу инде җитештерүгә тотылган  чыгымнарны кыскарту өчен  өстәмә мөмкинлекләр җәлеп итүне  сорый. Хисап  чорында бер центнер сөтнең үзкыйммәте 251 сумга кимүе – шуңа мисал. Шул  ук  вакытта әле безнең үсеш   ноктасыннан  чыгып тагын 5331 центнер  сөт  савып  алу  мөмкинлеге бар  иде.  Моңа ирешелмичә  калды. Ит җитештерүдә дә   эшкә  җигәсе резервлар бар. Бозаулардан тиешле  артымны  алып  җиткермәү  сәбәпле, хуҗалык 7 миллион  сумга  якын  зыян   күрде. Анализ   күрсәткәнчә, көтүне  яңартуда  орлыкландыру продукциясен дә рациональ  файдаланырга   кирәк.  Кече Шыңар  ягында 504 баш терлеккә исәпләнгән  комплексны эшләтеп җибәрү агымдагы  ел  финанс күрсәткечләрен   яхшыртырга этәргеч  бирер дип  ышанабыз.

Игенчелектә һәр гектардан  уртача  31,3 центнер  ашлык  җыйнап,  рентабельлелекне 2022 елдагыга  карата  чагыштырмача  яхшырта  алдык. Хәзерге  вакытта  язгы кыр  эшләренә үрнәк  әзерлек һәм мул уңышка  ышанычлы нигез  –  игенче-механизаторлар алдына  куелган төп бурычларның берсе.

Техник иҗат остасы

                                               Хәниф  Сафин

 Токарь – авылда иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Эш физик көч кенә түгел, ә техник фикерләү, сызымнарны аңлау, төгәллек  таләп итә.  Хәниф  Сафин бу сыйфатларның барысына да ия. Үзе әйтүенчә, ул токарь булу өчен махсус беркая да укымаган, эшнең  асылына “Сельхозтехника”ның район берләшмәсендә Раиф Низамов кул  астында төшенгән. Инде кыру  станогын 36  ел әйләндерә.

Шушы вакыт эчендә һөнәрнең нечкәлекләренә энәсеннән җебенә кадәр өйрәнгән. Уйлап карасаң, гади тимер кисәкләреннән теләсә нинди техниканы җанландыру өчен детальләр ясау үзе бер могҗиза!  Парк  мөдире Илнур  Нигъмәтҗанов бүлмәсенә  алып  кергәндә, ул тракторга  йолдызча болты  кыра  иде. Мондый зур габаритлы  токарь станогы  башка хуҗалыкларда калмаган  да инде. Шуңа озын  материаллар  эшкәртәсе булса, “Саба” җәмгыяте игенчеләре бирегә  килә.

“Менә КУН-10”кә  бармакка (палец) заказ бар. Берсен  кырырга  40 минут кирәк. Һәр деталь үзенә  күрә катлаулы,  миллиметрның  йөздән беренә  кадәр төгәллек  сорала. Буш та булырга, тыгыз да булырга тиеш түгел. Мин мәктәптә математикадан “5”легә  укыдым.  Кирәге  чыкты”,– ди Хәниф Сафин.

 Токарьга яз-көз эш аеруча  күп. Әзерләмә (заготовка) гына җитсен. Хәзер хуҗалыкларда техник  карауга әзерлек бара. Һәр авыл хуҗалыгы машинасы тиешле таләпләргә китерелгән булырга тиеш.  “Туган як” та тагылма агрегатлар Яңа  елга кадәр төзекләндерелгән. 

  “Тракторлар ремонты калып  бара. Остаханә  якты,   утын  ягып  җылытыла. Техник хезмәт күрсәтүчеләр ремонт эшендә үзләренә бәйле тоткарлык булдырмаска тырышалар”,–ди  Илнур Нигъмәтҗанов.

Хәниф Сафинның улы Камил да әтисе юлын сайлаган. Казан моторлар  төзү заводында шлифовщик  булып  эшли.

Кулыннан очкыннар чәчелә

 Эретеп  ябыштыручы Мәхмүт  Сөләйманов та – “Сельхозтехника” мәктәбендә   Владик  Сәлимов  шәкерте. Хуҗалыкта бик  кирәкле һөнәр иясе. Нинди тимер  сына –  аның  янына  керәләр. Кайчак  механизаторлар, минекен төртеп  кенә  аласы, дип  мөрәҗәгать итсәләр дә, сафтан чыккан детальне  ябыштырганда хәйран очкыннар  чәчрәтергә  туры  килә.  Чөнки Мәхмүт эленке-салынкылыкны  яратмый. Авылдашлары да моны  яхшы белә. “Ашыгыч  ярдәм” медицинасында    фельдшер  гына  утырып йөри. Ә эретеп  ябыштыручы – ул хирург та, рентгенолог та, травматолог та. Ябыштыра,  ялгый да, тегә дә.  Аңа  чират торалар”,– диде механизаторларның берсе Мәхмүт турында. Ә парк  мөдире эретеп  ябыштыручыны МЧС хезмәткәренә тиңләде. Ягъни кыр эшләре башлангач,  кайда  авария – ул шунда. Бер минут та тик торасы түгел. “Пенсионер карт инде  мин, 60 тулды. Яшьләр өйрәтеп калдырырга телим дә, килергә торучы гына  юк. Шунысы күңелне борчый”,– ди  Мәхмүт Сөләйманов. 

Бер гаилә кебек

    Кырык ел хуҗалыкларга йөреп, Оет терлекчелек  фермасына бер дә барылмаган икән. Тикмәгә керү юлын узып китмәгәнбез. Авыл 1990-2008 елларда аерым хуҗалык та булып торды. Шуңа күрәдер кешеләре мөстәкыйль эшләргә күнеккән. Хәзер Оет – “Туган як”ның бер бригадасы. Фермасында савым  сыерлары,  симертү үгезләре, таналар, яшь бозаулар тотыла. “Мөгезле эре терлекләр 645-650дән дә  кимеми, маллар гел әйләнештә. Фермада 20 эшче бар. Күбесе универсал кешеләр. Берсен дә өйрәтәсе түгел.

Әйтик, симертү үгезләрен караучы ирле-хатынлы Илһамиия  һәм  Фәргать  Хәбибрахмановларның тәүлеклек артымны бер килодан  киметкәннәре  юк. Үз торакларында тиешлесен эшләп  баралар. Су торбасы  тишелсә дә, сварщик кирәк дип  йөрмиләр, үзләре  ябыштыралар. Симертү  үгезләре  120дән ким булмый. 2023 елда 568,98  центнер  артым алуга ирештеләр.   

                                                                 Расим Гарипов 

  Илдар  Ибәтуллин ике айлык  бозаулар һәм  бер яшьтән  югары таналар үстерә.  Берүзе  250-300 баш   карый, барысына да өлгерә. “Әйдә, ярар”га йөрмәгәч, нәтиҗә дә яхшырак.  2023 елны  бары бер яшь бозау  үлеме белән  чыга  алдык. Бу, әлбәттә, беренче  чиратта аларны  караучы  Асылбикә Нурмөхәммәтованың хезмәте. Эчләре  китмәсенгә имән  кайрысына  кадәр  кайнатып  алып   килә  ул”,– дип сөйләде  ферма   мөдире Расим Гарипов.

                                                                Илдар  Ибәтуллин

Оет  фермасы үзе бер гаилә кебек.  Минем эш түгел дип тормыйлар. Каравылчы Рамил Гыйльметдинов та, кирәк икән, оператор да, суэчергечләрне дә төзәтә,  кирәк икән   сыер да  саудыра.  Лаборантка  Вәсилә Муфазалова 12 ел продукциянең  сыйфатын даими  контрольдә тота.  Пенсионерларны да,  чакыр гына, теләсә кайсы вакытта килеп  җитәләр,  ярдәм итәләр. Чөнки эш бетсә,  авылның тараласын  яхшы  аңлыйлар. Ферма  мөдирен борчыган  мәсьәлә дә шул. “Терлекчеләребезнең  күбесе – 5-6 елдан  пенсиягә  чыгасы  апалар. Ә аларга алмаш күренми”,– ди Расим  Гарипов.

Ун миллионлык  сөт  сауган

  

                                              Зөлфия Фәйзерахманова

Сыер  савучы Зөлфия Фәйзерахманова  Югары Кибәхуҗа авылыннан 1992 елның гыйнварында Оетка  килен булып төшкәннән бирле  фермада. Узган ел  337 көн эштә  катнашкан. Үткәргечкә барысы 6157 центнер сөт савып алган.  Чисталыкка, сыерларны вакытында ташландыруга зур игътибар бирә.  Үгез сораган, җилене ялкынсынган сыерлар турында тиз арада ветеринарга хәбәр итә. “Эштән зарланмыйбыз. Хезмәт  хаклары алгач, ару-талулар да онытыла”,– ди ул. Зөлфия Фәйзерахманова 2023 елда савылган сөттән  9813009 сум акча кертеп, хуҗалыкта  иң  яхшы   күрсәткечкә  ирешкән.

Шартлар  яхшыра

     Сыер  савучы Рәмзия Зәйнетдинова (сулда) белән бозаулар караучы Гөлгенә Рәхмәтуллина  өч дистә ел  Кече  Шыңар фермасында эшлиләр. Шушы чорда терлекчелектә хезмәт шартлары сизелерлек яхшырды. “Башта  кул  көче күп  иде. Менә яңа зур торак төзеделәр. Тизрәк  шунда   күчәсе килә. Анда тагын да  уңайлы булачак”,– ди Рәмзия.

 Гөлгенә Рәхмәтуллина гыйнвар  аенда  2-8  айлык бозаулардан 30,68  центнер  артым алуга  ирешкән.

“Бар күңелемне биреп шулар  янында  кайнашам.  Үзебез дә 11  сыер асрыйбыз. Малларны  яратмасаң, берсен дә тотасы  килми”,– ди Гөлгенә.  

Шул ук вакытта ана  кеше махсус хәрби операциядәге  улын  да бер минут та исеннән чыгармый. Күңеле белән Украинада  йөри.  Фермада булу борчуларын онытып торырга булыша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев