Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БЕЗ БЕЛМӘГӘН ЯКТАШЛАР

Бөек Ватан сугышы елларыннан безне тулы бер кеше гомере аерып тора. Жиңү яулаганнар батырлыгы алдында баш иябез. Газета битләрендә без ветераннар турында сөйлибез, фашист илбасарларына каршы көрәштә яу кырларында башларын салган якташларыбызны искә алабыз. Бу юлы сугыштан исән кайтып, башка төбәкләрдә яшәгән һәм эшләгән якташларыбызның берничәсе турында мәгълүмат тәкъдим итәбез.

Сөләйман Гариф улы Гарипов
Урта Саба авылында туган. 1941 елда тракторчы һөнәрен үзләштерә. 1942-1944 елларда МТСта эшли. 1944 елда фронтка алына, Мурманск янындагы 918нче зенитка батареясында хезмәт итә. Аннары офицерлар әзерләү курсларында укый, хәрби хезмәтен 1956 елда өлкән лейтенант дәрәҗәсендә тәмамлый. Шуннан соң Алексеевск районына җибәрелә, Левашевский совхозы җитәкчесе була. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Озак еллар район ветераннар советы рәисе булып эшли. 2008 елда вафат була, Алексеевск авылында җирләнә.



Мөбарәк Мәхмүт улы Дәүләтшин
1907 елда Елыш авылында туган. 1941 елның июлендә сугышка китә, Көнбатыш фронтында НКВДның 30нчы укчы бригадасында, 1942 елның маеннан августка кадәр 274нче укчы дивизиядә оперуполномоченный була. Яраланып, демобилизацияләнгәннән соң, 1943 елдан 1954 елга кадәр эчке эшләр органнарында эшли. Баулы районы милиция бүлеге начальнигы вазифасыннан лаеклы ялга чыга. “Германияне җиңгән өчен” медале һәм башка медальләр белән бүләкләнә. (ТР виртуаль музеена Илһам Мидхәтов куйган).




Мулланур Дәүләтша улы Дәүләтшин
1911 елда Югары Утар авылында туган. Хәрби хезмәткә 1932 елның ноябрендә алына. Фронтка Олы Тархан хәрби комиссариаты аша 1941 елның ноябрендә чакырыла. 1942 елның февраленә кадәр Төньяк-көнбатыш фронтында 67нче укчы бригаданың 168нче чаңгы батальоны командиры була. Каты яралана. 1946-1948 елларда Казанда эчке эшләр органнарында хезмәт итә. Батырлыгы өчен I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары”, “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә. (ТР виртуаль музеена Илһам Мидхәтов куйган)




Курбангали Гайфуллин

1907 елның 5 гыйнварында Килдебәк авылында туган. Армиягә 1942 елның 15 февралендә алына. 1943 елның октябреннән 1945 елның маена кадәр I Украина фронтының 725нче укчы полкы составында сугыша. Яралана. 1947-1950 елларда республика эчке эшләр органнарында эшли.

Азат Әхмәт улы Бәширов

1905 елда Югары Шытсу авылында туган. Армия сафларына 1941 елның сентябрендә Саба хәрби комиссариаты аша чакырыла. 1941-1943 елларда Үзәк фронтта рядовой булып сугыша. “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә. ТАССР Эчке эшләр министрлыгында ремонт-төзелеш конторасы мастеры булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев