Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Без - табигать дуслары

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә табигатькә игътибар итәләр. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу - балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш тудыру, экологик тәрбия бирү зур урын алып тора.

Тирә-юньне пычранудан, табигатьне кешеләр тарафыннан уйланмыйча эшләнгән төрле адымнардан саклау бүгенгесе көннең иң әһәмиятле мәсьәләләренең берсе. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин.

Табигать белән аралашу, якыннан танышу балаларда иң гүзәл хисләрне тудыра. Кояш чыгуын һәм батуын күзәтеп, кошлар сайравын, челтерәп аккан чишмә тавышын, агач яфраклары шаулавын тыңлап үскән бала гына табигатьнең якын дусты һәм ата-аналарына, иптәшләренә ягымлы, миһербанлы була ала.

Балаларда кече яшьтән үк табигатькә сакчыл караш тәрбияли алсак, олыгайгачтын да әлеге бала табигатьне пычратмаячак, киресенчә, аны саклау, яклау өстендә эшлиячәк. Шуның өчен, безнең “Бәләкәч” балалар бакчасында кечкенәдән тирә-якны өйрәнү, табигатьне саклау, экологик тәрбиягә зур урын бирелә һәм бу эшне төрле уеннар, викториналар, кызыклы күзәтүләр, тәҗрибәләр үткәрү белән бергә үреп алып барыла.

Һәр төркемдә балаларны табигать белән таныштыру өчен  экологик  почмак бар. Анда балалар гөлләр үсешен күзәтә, төпләрен йомшарта, тузаннарын сөртә, су сибәләр. Ашыкмыйча яратып, зыян китермичә эшләргә өйрәнәләр.  Шушы күзәтүләраша балалар аларның үсешенә һава, су, яктылык кирәклеген төшенәләр. Гөлләребез дә ел әйләнәсе шау чәчәктә утыра.

 

Шулай ук,  кышын тәрәзә төбендә суган, орлыклар чәчеп, чәчәк үсентеләре үстерәбез. Һәм инде иртә язда безнең бакчабыз гөлчәчәккә күмелә.

 Бакчабызда тереклек почмагы да бар. Аквариумда төрле балыкларны күрергә була. Монда балалар бик кызыксынып йөриләр һәм балыкларның йөзүләрен, төзелешләрен, үз-үзләрен тотышларын күзәтәләр, яшәү шартлары белән танышалар.

Балалар белән берлектә тәҗрибәләр үткәрәбез. Суны чистарту, суны бозга, карны суга әйләндерү, боз, таш, ком, туфрак белән үткәрелгән тәҗрибә ярдәмендә балалар үзләре өчен яңа ачышлар ясыйлар.

Һәр ел фасылында кошларны күзәтәбез. Җылы якларга китүче һәм кышлаучы кошлар турында белемнәр туплыйбыз. Кышын “Кошларга җимлек” акцияләре оештырабыз. Балалар теләге һәм  әти-әниләре булышлыгы  белән кошларга җимлекләр ясала. Бакчабызда үсеп утыручы агачларга җимлекләр эленә. Саф һавага чыккач, балалар кошларны кайгырталар, даими тукландыралар. Ә матур язлар җиткәч, “Кошлар көне” үткәрәбез. Сыерчык ояларына конкурс була. Сыерчык ояларын агач башларына урнаштырабыз. “Кошлар – безнең дуслар”, “Кошлар дөньясы” дигән әңгәмәләр оештырып, балалар кошларны сакларга, якларга өйрәнәләр.

Бакчабызда клумбалар һәм түтәлләр әзерләү, чәчәкләр , яшелчәләр утырту, су сибү, аларның ничек үсүен күзәтү оештырыла. Балалар үзләре табигать почмагында утыртып үстергән чәчәкләр арасында бик теләп йөриләр. Аларны тотып карау, аларга кунган бөҗәкләрне күзәтү табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтә. 

Ел саен әти-әниләр белән берлектә “Агач утырту”, “Кәгазьне әрәм итмә!”, “Батарей тапшыр – керпене сакла!” акцияләрен үткәрелә.

Шулай ук, районыбызда  уткәрелүче язгы чисталык айлыгыннан да читтә калмыйбыз. Айлык кысаларында территорияне чүптән арындыру, агачлар утырту, тирә-юньне, урамнарны чистарту буенча өмәләрдә бердәм катнашабыз.

Бакчабызда балаларга экологик тәрбия юнәлешендә ата-аналар белән үткәрелгән чараларны, экскурцияләрне, табигатьтә файдалы хезмәткә катнашуларны республика күләмендә үткәрелүче “Эковесна” конкурсында чагылдырып, актив катнашабыз.

Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм, алар белән аңлашып эшләү булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый.

Киләчәктә үзебез тәрбияләгән балалар табигатьне саклауга, яклауга битараф булмаслар дип ышанабыз. Туган җиребезнең табигатен саклап, аны яратып яшик.

 

Гөлия Ганиева,

 “Бәләкәч” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев