Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген  Сабада  Халыкара өлкәннәр  көненә  багышланган авыл хуҗалыгы  ярминкәсе булды

Быелгысы өчен башка урын – “Аргамак” картодромы сайланган иде

Бүген  Сабада  Халыкара өлкәннәр  көненә  багышланган авыл хуҗалыгы  ярминкәсе булды. Халыкка ашлык, печән, салам, бәрәңге, утын, ит-сөт продуктлары, бал,  кулинария  ризыклары күпләп тәкъдим ителде.  Мал  асраучылар  килосы 16  сум булган  арпаны  тиз  алып  бетерде. “Шытсу”  авыл  хуҗалыгы  алып   килгән 18 сумлык бәрәңгене дә сатып  алучы күп  булды. “Мөхәммәтшин”  крестьян-фермер хуҗалыгының биш бозавына  да ия  табылды.  Йосыф-Аланнан 1,5 литрлы  шешәләрдә   сөт  алып   килгән Дәүләтҗановлар янында  да  кеше   бетеп тормады. “Үз  хуҗалыгыбыз продукциясен сатабыз. Шешә белән   килүчеләргә  алштырып та бирәбез. Иртәгә Шәмәрдәнгә  дә  менәбез”,– диде Фирдус  Дәүләтҗанов. Ә менә умартачылык продуктлары сәүдәсе  авырдан  барды.  Быел бал  елы булган һәм  умарта тотучылар  да   арткан. Шуңа  балга  сорау  кимегән. Ярминкәнең Сабаның  үзәк  урамыннан "Аргамак" картодромына күчерелүенә күпчелек уңай   карый. Машина белән   йөрергә иркен,  юлда  полиция тормый, диләр. Шул  ук вакытта: “Ерак, җәяүлегә әйләнгечтән озак  барырга  кирәк”, дип зарланучылар  да  булды. Яңгыр  сибәлеп  торуы сәбәпле дә, күпләр ярминкәгә  чыкмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев