Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Сабада Татарстан Республикасы волейбол федерациясе президенты Кубогына VI финал уеннары үткәрелде

“Саба Арена” спорт комплексында зона ярышларын откан "Татнефть", "Татэнерго", "Газпром трансгаз Казань" һәм "Татхимфармпрепараты" акционерлык җәмгыятьләре, шулай ук муниципаль берәмлекләрдән Алексеевск, Буа, Саба, Сарман районнары командалары көч сынашты.

Катнашучыларны һәм җанатарларны Татарстан  Дәүләт  Советы Рәисе, ТР волейбол  федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде һәм спортчыларны  кунакчыл   каршылаган өчен Саба районы  җитәкчеләренә  рәхмәт  белдерде. “Бүген Татарстанның  спорт тормышында истәлекле   вакыйга: сигез  команда волейбол  федерациясе кубогы өчен  ярыша. Әлеге спортта катнашучылар  саны  елдан-ел арта бара. Быел республикадан 80 команда   катнашты, 2018 елда азрак  иде. Киләсе  елга тагын  да   күбрәк  булыр  дип ышанабыз. Мин бүгенге   ярышлар чын мәгънәсендә  спорт бәйрәменә  әверелер дип  уйлыйм. Барлык волейбол   сөючеләргә, уеннарны  оештыручыларга, волейбол  командалары оешмалары, һәм районнар  җитәкчеләренә  зур рәхмәтемне белдерәм”,– диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм “Саба Арена” үзәге  директоры  Артур Баһмановка  волейбол туплары  комплекты тапшырды.     Аннары комплекста Татарстан  Республикасы  волейбол федерациясе   президиумының   күчмә утырышы   үткәрелде. Анда   сүз  Мәктәп волейбол лигасын оештыру турында    сүз барды. Уеннарда 43 муниципаль берәмлектән 678 мәктәп катнашырга теләк  белдергән. Ярышларның мәктәп эчендәге этабы быел ноябрь-декабрь айларында, муниципаль этап 2020 елның гыйнвар-февраль айларында үтәчәк. Мартта зона ярышлары булачак. Апрель аенда  финал узачак. Бу хакта  волейбол  федерациясе  вице-президенты Олег Брызгалов   сөйләде һәм  уеннарны  үткәрү регламенты, лиганың интернет-сайты,  логотибы и атрибутикасы  белән таныштырды. Фәрит Мөхәммәтшин үзенең  чыгышында волейболны һәр мәктәптә хәзердән пропагандалау  зарурлыгына  басым  ясады.   Мәктәп волейбол лигасы оештыру турындагы  Килешүне Фәрит Мөхәммәтшин, мәгариф һәм фән  министры  урынбасары  Станислав Андреев, спорт министры  урынбасары  Хәлил Шәйхетдинов имзалады. 

Кубок өчен биш сәгатькә  якын  дәвам иткән уеннарда  предприятиеләре   командалары  арасында "Газпром трансгаз Казань" җәмгыяте, муниципаль районнар төркемендә Буа районы  командалары җиңү яулады. Мәйдан  хуҗалары, 2018 елда Арчада  узган  ярышларда  кубокны откан Саба  командасы  2нче  урынны   алды. Өченче  урында  – Сарман  командасы. Предприятиеләр арасында "Татнефть",  "Татэнерго" командалары призерлар  булды.

Автор  фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев