21 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Бүген Сабада Татарстан Республикасы волейбол федерациясе президенты Кубогына VI финал уеннары үткәрелде
“Саба Арена” спорт комплексында зона ярышларын откан "Татнефть", "Татэнерго", "Газпром трансгаз Казань" һәм "Татхимфармпрепараты" акционерлык җәмгыятьләре, шулай ук муниципаль берәмлекләрдән Алексеевск, Буа, Саба, Сарман районнары командалары көч сынашты.
-
Килдебәк авыл җирлегендә урам юлларын төзекләндерү эшләре
2019 нчы елда Килдебәк авыл җирлегендә авыл халкыннан җыелган үзара салым акчасы исәбенә авыл урамнарын төзекләндерү эшләре башкарылды. Эшне ПМК “Мелиорация” оешмасы башкарды. Барлыгы 487 метр авыл урамнары төзекләндерелде.
-
Казанда SKAZ.KA фестивале «Моральный кодекс» төркеме чыгышы белән ачылды
Фестивальдә «Чайф», Пелагея үз төркеме, The Hatters, Иван Дорн һәм башка артистлар чыгыш ясаячак.
-
Филүс Каһировның иң зур хыялларының берсе чынга аша
Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның иң зур хыялларының берсе — Миландагы «Ла Скала» опера театрын күрү тормышка ашкан. Ул бу хакта үзенең инстаграмында хәбәр итә.
-
Синоптиклар көчле суыклар турында кисәтә
Иртәгә, 22 сентябрьдә, республика территориясендә төнлә һавада һәм туфракта урыны белән 2 градуска кадәр кырау көтелә.
-
Саба районы буенча экскурсия
7 сентябрь көнне, Кызыл -Мишә мәдәният йорты, Көек авыл клубы хезмәткәрләре авылдашлары белән берлектә Саба районына экскурсиягә бардылар.
-
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән ике кеше хастаханәгә эләккән
Ике чит ил машинасы катнашындагы авария кичә Әлмәт - Сарман юлының 33нче чакрымында булган.
-
Бу үзенчәлекле тормыш рәвеше: Әхмәтов һәм Җәббаров бакчачы көнендә катнашты
Татарстанда бакчачыларга ярдәм итү чараларын көчәйтәчәкләр, дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.
-
Казанда кунакханәдә торган ир-ат, пычак белән янап, бүлмәне бушатудан баш тарта
Бу хәл чәршәмбе көнне шәһәрнең Идел буе районы кунакханәләренең берсендә булган.
-
Алинә Сафиуллина яшьлегенең “галәмәтләре” белән уртаклашты
Шәһәргә килгәч, авыл кызлары үзгәрә диләр. Алинә Сафиуллина да шәһәргә килгәндә, “модный” булырга тырышып йөргән. Түбәндәге постында авыл кызларының бар серләрен ачып та биргән.
-
"Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Мәктәп урманчылыкларының россиякүләм слетында җиңүче булды
12 сентябрьдә, Брянск өлкәсенең "Березка" балаларны савыктыру лагере базасында Мәктәп урманчылыкларының россиякүләм слетын ябу тантанасы узды. Анда Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Фән һәм халыкара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Владимир Дмитриев, Брянск өлкәсе Урманнар идарәсе башлыгы Владимир Дзубан һ.б. катнашты.
-
Ни өчен көн уртасында йоклау файдалы?
Аннан тәмле нәрсә юк! Йокыдан, әлбәттә! Бүгенге “Ни өчен?” рубрикасын йокы темасына багышлыйбыз. Ни өчен караңгыда йокларга кирәк? Ни өчен көндез йоклап алу файдалы? Аз йокласаң, ни була? Хәзер беләбез!
-
Международный день мира
Каждый год 21 сентября международная общественность отмечает Международный день мира (International Day of Peace). Этот День Генеральная Ассамблея ООН объявила днем укрепления идеалов мира среди всех стран и народов — как на национальном, так и на международном уровне.