Саба районы буенча экскурсия
Район яңалыклары

Саба районы буенча экскурсия

7 сентябрь көнне, Кызыл -Мишә мәдәният йорты, Көек авыл клубы хезмәткәрләре авылдашлары белән берлектә Саба районына экскурсиягә бардылар.

Без Лесхоз поселогында урнашкан урман музеенда , кыңгыраулар музеенда булдык; дендрология бакчасындагы матурлыкка хозурландык,оранжереядагы көньякта үсә торган үсемлекләрне күреп ,үзебезне чит ил бакчаларында йөргән кебек хис иттек; сувенирлар ясау цехының эшчәнлеге белән таныштык,андагы алтын куллы хезмәткәрләрнең эшенә сокландык. Аннары юлны Байлар Сабасына тоттык :"Олимп" ял паркында, Сабинка елгасы буенда урнашкан яр буе комплексында булдык. Экскурсия барышында бик күп яналыклар, кызыклы мәгълүматлар белдек. Экскурсия һәркемнең күңелендә уңай тәэсирләр калдырды.

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru


Нет комментариев