Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу үзенчәлекле тормыш рәвеше: Әхмәтов һәм Җәббаров бакчачы көнендә катнашты

Татарстанда бакчачыларга ярдәм итү чараларын көчәйтәчәкләр, дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

«Казан» агросәнәгать паркында «Бакчачылар көне» күргәзмәсе ачылды. Бу мәйданчыкта республика бакчачылары бәйрәме икенче тапкыр уздырыла. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Марат Җәббаров катнашты.

«Мин сезне чын күңелдән бүгенге бәйрәм белән котлыйм. Татарстанда яшәүче миллион кеше бу яшәү рәвешенә тартылган. Бу үзенчәлекле тормыш рәвеше һәм ул, әлбәттә, иң яхшы ярдәмгә лаек. Соңгы өч елда президент программасы һәм үзара салым принцибы буенча башкарылган эшләр Татарстан бакчачылыгының көчле һәм куәтле булачагына ярдәм итәчәк», - диде бәйрәмдә Марат Әхмәтов.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бакчачылар юлларны ремонтлау, территорияләрне төзекләндерү, су үткәрү һәм башка проблемаларны хәл итә, диде Марат Җәббаров. «Бу идеяне гамәлгә куйган Президентыбызга, Марат Готовичка [Марат Әхмәтов - Т-и. иск.] зур рәхмәт. Шундый матур күргәзмә өчен барысына да зур рәхмәт әйтәсе килә. Чынлыкта, мин монда бар да оешкан төстә, матур, төгәл итеп оештырылуына гаҗәпләндем», - дип белдерде ул.

Аннары кунаклар күргәзмә белән танышты, анда республиканың төрле районнары үз продукциясен тәкъдим итте. Моннан тыш, чара кысаларында Татарстанның иң яхшы бакчачылары бүләкләнде.

«Бакчачы көне-2019» күргәзмә-ярминкәсе «Казан» агросәнәгать паркы мәйданчыгында иртәнге сәгать 8дән 14.00 сәгатькә кадәр уза. Шәһәр халкы бакчачылар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала, төрле конкурсларда һәм мастер-классларда катнаша.

Фото: Михаил Захаров

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X