Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Мәктәп урманчылыкларының россиякүләм слетында җиңүче булды

12 сентябрьдә, Брянск өлкәсенең "Березка" балаларны савыктыру лагере базасында Мәктәп урманчылыкларының россиякүләм слетын ябу тантанасы узды. Анда Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Фән һәм халыкара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Владимир Дмитриев, Брянск өлкәсе Урманнар идарәсе башлыгы Владимир Дзубан һ.б. катнашты.

Слетта быел Россия Федерациясенең 56 төбәгеннән 60 команда катнашкан. Съездда Татарстан Республикасыннан Саба муниципаль районы Лесхоз урта мәктәбенең "Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар катнашты.

Чара кысаларында, "Күп төрле урман ярышлары" команда конкурсы, индивидуаль конкурслар, мастер-класслар, мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре өчен "Урман тармагын үстерүнең хәзерге шартларында мәктәп урманчылыкларында укучы балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча актуаль мәсьәләләр" темасына конференциялщр үткәрелде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә җиңүчеләр ачыкланды. Алар арасында "Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар да бар (Илзат Латыйпов, Энҗе Әхтәмҗанова, Гадел Коваль), алар "Визит карточкасы" команда конкурсында өченче урынга лаек булган. Шул ук вакытта Илзат Латыйпов "Яшь урманчылар" шәхси конкурсында өченче урынны алды.

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X