Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән ике кеше хастаханәгә эләккән
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән ике кеше хастаханәгә эләккән

Ике чит ил машинасы катнашындагы авария кичә Әлмәт - Сарман юлының 33нче чакрымында булган.

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше күпсанлы җәрәхәтләр алган. Бу хакта юл һәлакәте шаһитлары хәбәр итә.

«Кичке сәгать алтылар тирәсендә Әлмәт - Сарман юлында ике чит ил машинасы - «Рено» внедорожнигы һәм «Рено» җиңел машина юл бүлешә алмаган», - дип сөйләделәр һәлакәт шаһитлары.

Машиналарның кара-каршы бәрелешүе аркасында ике кеше күпсанлы җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар.

Фото: очевидцы

tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев